Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ХАЛЫККА ИҢ ЯКЫН ХАКИМИЯТ

Бүгенге сәхифәбез Сатыш авыл җирлегенә багышлана.

Авыл шәһәрдән яхшырак яши

Фаил Шәфигуллин, авыл җирлеге башлыгы:

“Сатыш – зур, төзек, бай тарихлы авыл. Борынгы мәдрәсәсе белән генә дә даны еракларга таралган. Йөз елдан артык волость үзәге булып, күп шәхесләр үстергән авыл ул. Хәзер җирлегебездәге биш торак пунктның үзәге. Халык саны 1300дән артык. Шушы җирлектә башлык булып сайлануыма 6нчы ел китте. Белемем буенча информатика укытучысы. Эшчәнлегемне мәдәният өлкәсендә башладым. Хәзерге хезмәтем элеккесеннән күпкә аерыла, билгеле. Халыкның иртән үзе белән бергә уянган проблемасын кайгыртырга кирәк. Шөкер, халкыбыз эшчән, бик тырыш, эшле-шөгыльле безнең, аларга таянырга була. Үзара салымнар да вакытында түләнә. 2020 елда халыкның үз акчасына Сатышның Совет һәм Суворов урамнарында су белән тәэмин итү челтәрләре төзелеше проектланды. Мамалайда –Киров, Аккүл- Бигәнәйдә –Киров, Казанчы Бигәнәйдә – Совет, Чәбки- Сабада Ленин урамнарына юл ремонты ясалды. Республика, район бюджетыннан финанс­ланган эшләр дә күп. Сатышта мәдәният йорты төзелеше башланып, быел файдалануга биреләчәк.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек программасы нигезендә объект яныннан агучы инеш буенда ял паркы ясарга да планлаштырабыз. Мәдрәсә янында күпер эшләре дә тәмамлануга бара. Мамалай авылында су торбасы сузу, Аккүл Бигәнәйдә баганаларга яңа яктырткычлар кую да былтыр күтәрелеп, хәл ителергә тиешле мәсьәлә булып тора. Үзара салымга башкарылган, эшләр яшь белгечләргә төзеләчәк йортлар да торак пунктларыбызга ямь бирәчәк. Гомумән, авыллар тормышы шәһәрдәгедән ким түгел, диясем килә. Сатышта социаль учреҗдениеләр, төзелеш кибете, шино-монтаж, авто, машина юу сервислары халыкка хезмәт күрсәтә. Массаж салоны ачылырга тора. Үзмәшгуль, шәхси эшмәкәр булырга түләүчеләргә буш биналар белән ярдәм итәргә әзербез. Шулай ук Сатыш авыл клубының 2нче катындагы буш бүлмәләр арендага бирелә.

Фаил Шәфигуллин 2020 ел конкурсы нәтиҗәләре буенча ”Татарстан Республикасының иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесе” исеменә лаек булды. Шулай ук Сатыш авыл җирлеге ”Бердәм Россия” сәяси партиясенең иң яхшы башлангыч бүлекчәсе” бәйгесендә катнашып, 200 мең сум грант та отты. Ул акчага Сатышта балалар мәйданчыгы ясалачак.

“Эш башлаучы фермер” программасында катнашып, грант откан, Рәмис Хаҗиев Чәбки Саба авылында җир җиләге (виктория) үстерү белән шөгыльләнә.

“АгроСтартап” программасында катнашкан Раеф Ибрагимов Сатыш авылында 80 баш үгез симетрүгә бина төзүгә грант алды. Торак салып, үгезләр алып кайта башлады.

 

Клубны ташлап – фермага

Сатыш җирлегендә 6 кеше тормышын крестьян-фермер хуҗалыгы ярдәмендә алып бара. Шуларның берсе Рузилә Фәрхуллина исемендә.

Аңарчы ул 17 ел Мамалай клубы мөдире булып эшли. Мәдәният хезмәтен 2018 елдан терлек фермасына алыштыра. Үз көннәрен үзләре күрү нияте белән, ферма салырга 3 миллион сум грантны 2017 елда оталар һәм 6 айда эшләп тә чыгалар. Мамалайны узгач, Олы Кибәче –Теләче автомобиль юлыннан күренеп торган яшел төстәге торак барлыкка килә.

“Барысын да шәхси “КамАЗ”ы булган тормыш иптәшем Раил Фәрхуллин тормышка ашырды. КФХ ачу аның идеясе, аның хезмәте. Чын фанат инде ул. Эшкә, әлбәттә, бергәләп тотындык. Малларны үз акчабызга җыйдык. Хәзер 50 баш мөгезле эре терлегебез, 18 гектар печән җиребез бар, 3 пай җире сатып алдык. Тагын арттыру турында уйлыйбыз. Әлеге терлек сатудан кергән акча табышка әйләнми, фермага ук китеп бара. Печән чапкыч тузган иде, яңаны алдык. Тыныч, иркен урында 4 ел эш алып барабыз”,– ди Рузилә.

Ике эшчеләре бар. Әти-әнисенә быел 7нче класска барачак Динара һәм башлангычта укучы уллары Самир да булыша. Кул арасына керүләре – әти үрнәге, аның тәрбиясе. Раил җәйге каникулларда малайлар белән ферма маллары көткән, югары классларда урып жыю чорында әтисе янында комбайн ярдәмчесе булып эшләгән кеше. Рузилә Фәрхуллина быел республика күләмендә “Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы” исемен алды.

 

Сәламәтлек сагында

Тарихи һәйкәлләре белән билгеле Аккүл-Бигәнәй, Казанчы Бигәнәй авылларында сәламәтлек сагында 25 ел медицина стажлы Илмира Исмәгыйлова тора.

“Вакытында ярдәм күрсәтеп, кешеләрне үлемнән дә алып калган фельдшер ул, йогышлы авырулар профилактикасы буенча нәтиҗәле эшли”, – ди җирлек башлыгы аның турында. Чыннан да, ике авылдагы 65 яшьтән өлкән кешенең яртысыннан күбрәге тиешле профилактика чаралары күргән булып чыкты Өлкәннәрдән 67 яшьлек Зәмзәмия Дәүләтова белән 1935 елгы Мәүлиха Зәйнәгованы медпунтта очраттык. Алар инде икенче тапкыр вакцина алганнар һәм үзләрен яхшы хис итәләр. “Температурам да күтәрелмәде, аякларга да төшмәде. Бер куркыныч җире дә юк икән. Ирем дә уколны җиңел кичерде”,– диде Зәмзәмия апа. Мәүлиха әби Зәйнәгова да 88 яше өчен 130га 90 кан басымы белән көнләштереп куйды.

 

Гаилә фермасы сыр ясый

Сатыш авылында яшәүче Мөхәммәтнур Садыйков Президент программасында катнашып, 2012 елда гаилә фермасы төзегән иде. Гомуми мәйданы 275 квадрат метрлы торакка 24 баш сыер кертеп, авыл читендәге фермасына өч фазалы электр энергиясе китертү чыгымнары да республика бюджетыннан капланды. Хәзер Садыйковларның гаилә фермасында 30дан артык мөгезле эре терлек асрала. Көн саен 250-300 литр сөтне Олы Мишә сөт кабул итү пунктына илтеп тапшыралар. Хәзер ферма Мөхәммәтнур Садыйковның улы Илфир исеменә күчкән. Яшьләр башкачарак уйлый бит инде. Узган ел Садыйковлар сөтне чимал буларак кына тапшырмаска, бер өлешеннән сыр да ясап карарга булалар.

“Башта үзебез өчен ясасак, аннары дуслар белеп алды. Шуннан клиентлар артуга китте. Инстаграм аша заказлар кабул итә башладык. Сораучыларга продукцияне үзебез илтеп тә бирәбез. Алга таба сөтне тулысы белән үзебез эшкәртергә планлаштырабыз”,– дип сыр ясау серләре белән бүлеште Илфир. Сөтне эшкәртү белән аның тормыш иптәше Гүзәл шөгыльләнә. Интернет аша сыр ясау курслары да алганнар. Рецептлар төрледән-төрле. Качотта, адыгейский копченый, качоковалло, сулугуни, прима сале, белпер кноли... Барысының да үзенә генә хас тәме, төсе бар. Әлерәк кенә кулланучыларга йогырт ясап та тәкъдим иткәннәр. “Гомумән, гаилә фермасы үзләре җитештергән сөт продукциясе ассортиментын киңәйтә бара”,– ди җирлек башлыгы.

 

Әгъләм абый бакчасы

Сатыш авылына Саба ягыннан кер­гәндә сул якта дача урынын хәтер­ләткән яшеллеккә төренгән агачлык кала. Биредә сугыштан соң, узган гасырның 50нче еллары башында колхоз алма бакчасы ясый. Агачлар матур гына үсеп китә, алма бирә башлыйлар.

“Малай чагым шушында узды. Бакчаны Вәли һәм Шәфыйкъ бабайлар карады. Агачларны сындырмагыз дип, баш киеменә алма салалар иде. Аларга булышырга колхоздан өстәмә кеше дә биргәннәр. Аннары бакчада күп еллар Сәли абый Гыйльманов, соңрак Рәшит абый белән минем бабай Гыйльми эшләде”,– дип сөйли Сабада яшәүче Әгъләм Кыямов.

 

Соңгы елларда бакча ташландык хәлдә килә, биләмәне Америка өрәңгесе басып китә. Бабасы эшләнгән, балачагы үткән урынның кыргыйлануына борчылган Әгъләм Кыямов 3,6 гектар җирне 49 елга үзенә арендага ала. Бакчаны торгызырга балалары-оныклары булыша. Исән калган 150ләп алмагач янәшәсенә узган ел тагын 135 төп утырталар. Шулай ук 400 төп кура җиләге, виктория, чия, 200 төп карлыганга да урын табыла. Хәзер Әгъләм Кыямов көне-төне дигәндәй, бакчасында кайнаша. Инде бакчада җиләк, карлыганның тәмле исләре килеп тора. Хуҗалы җиргә бәрәкәт килер, диләр. Әгъләм Кыямов бакчасында да уңышлы еллар озак көттермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев