Кичтән эчкәне чыгып бетмәгән
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1090 санлы карары (23.10.1993) белән расланган “Юл хәрәкәте кагыйдәләре” нигезендә алкоголь, наркотик матдәләр исереклеге, йөртүченең реакциясен һәм игътибарын киметүче дару препаратлары тәэсирендә транспорт чаралары белән идарә итү катгый тыела.
Аек түгел хәлдә руль артына утыручы башкалар тормышын куркыныч астына куя. Шушы таләпне үтәмәүчеләр Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 12.8нче статьясы 1нче бүлеге нигезендә җаваплылыкка тартыла. Ни аяныч, юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаучылар ачыкланып тора. Шушы көннәрдә 2нче Саба суд участогы җәмәгать судьясы район авылларының берсендә яшәүче Х.га карата кузгатылган эшне карады. Ул май аенда иртәнге сәгать 7дә спиртлы эчемлек кулланган хәлдә чит ил автомобиле белән идарә иткәндә тоткарлана. ЮХИДИ инспекторы тәкъдим иткән алкотестерга өргәннән соң, ул сулап чыгарган һавада алкоголь микъдарының 0,172 промилле тәшкил итүе ачыкланган. Ягъни алдагы кичтә эчкән хәмер әле организмнан чыгып бетмәгән була. Җәмәгать судьясы алкогольле эчемлек кулланып руль артына утырган өчен җәза чарасы билгеләде. Хәзер йөртүчегә 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Моннан тыш ул 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм ителде. Ә праваны кабат алу өчен өр-яңадан имтихан бирергә, медицина белешмәсе алырга, гомумән, күп тырышырга кирәк.
Саба муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев