Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Килдебәк авылында ветеран укытучыларны хөрмәтләделәр

Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә укытучы-ветераннар белән очрашу кичәсе үткәрделәр.

  Чарага  ветеран - педагоглар Равия Әхмәтшина һәм Венера Хәлилова чакырылган иде Алар мәктәптә укыткан вакытларын, бәйрәмнәр һәм эш көннәре турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, үзләренең бай педагогик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, кызыклы очраклар турында сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.

 Китапханәче педагогик династияләр турында "Призвание ставшее судьбой" китабына күзәтү үткәрде. Чараның икенче өлешендә чәй эчү оештырылды. Очрашу җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев