Килдебәктә махсус хәрби операция барышында һәлак булган Айдар Фәләхиев белән хушлаштылар
Батырлар үлми, даны сүнми...
Кичә Килдебәктә махсус хәрби операция барышында һәлак булган Айдар Фәһметдин улы Фәләхиев белән хушлаштылар.
Айдар Фәһметдин улы 1977 елның 28 маенда туган. Биектау районында гаиләсе-тормыш иптәше, кызы бар. Хәрби хезмәткә контракт нигезендә киткән. 31 август көнне хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга Саба районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров, туганнары, авылдашлары килде.
"Айдар улымны зурлап соңгы юлга озатырга килгән һәммәгезгә зур рәхмәт! Балаларыгыз бәхетле булсын, исән-сау, хәвеф-хәтәр күрми яшәргә язсын! Улымны эзләп табарга ярдәм иткән Галиев Марат Ибраһим улына, аның ярдәмчеләренә, барлык ярдәм кулы сузучыларга, кайгымны уртаклашучыларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Айдар улым, риза, бәхил бул, рәнҗеп китмә!"-диде хәрбинең әнисе Хәния ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев