Килдебәктә тары да чәчәләр
Районда сабан культуралары чәчү барлык мәйданнарның 79 процентында башкарылды
Быел хуҗалыклар язгы чәчүгә иртәрәк керештеләр һәм ...соңга калдылар.
Игенчеләр өчен уңайсыз һава шартлары кыр эшләренең сузылуына китерде. “Яңгырлар яумаса, чәчү күптән беткән иде инде”, – диделәр хуҗалык җитәкчеләре үзләре дә. Башка елларда бу вакытта сабан культуралары бөтен кырларда тоташ тишелеп чыга иде. Хәер, аязса, җир тиз җилли. Килдебәк бригадасының Туктар авылы ягындагы басуында узган атна уртасындагы яңгырлар сибәлеп кенә үткән, ахры. Ни әйтсәң дә, хуҗалыкта 15 майга 123 гектарда сабан культуралары чәчәсе калып бара иде. Барлык мәйданнарның 92 процентында эшне башкарып чыкканнар. “Беркемнән дә ярдәм сорамадык. Өч “СЗ-3,6” чәчкече әзерләгән идек. Шулар белән эшләдек. Илнар Нуриәхмәтов аны – дизельгә, Ранис Җамалиев белән Саба аграр көллияте студенты Айназ Әгъләмов “1221” тракторларына такты. Иртәнге сәгать 5-6дан кичке 8 кадәр кырда булдылар. Техника ватылмады, чәчү нормалары бозылмады. Үзебезнең ремонт бригадасы да бар. Рөстәм Җәләлетдинов белән Рәдис Җамалиев моның өчен машина белән тәэмин ителделәр. Алар робот комплексына да хезмәт күрсәтәләр, кирәк икән, кырга да килеп җитәләр. Рәдис бер үк вакытта робот операторы да, барысына да өлгерәләр. Хуҗалыкта 400 гектарда арпа чәчү кыска арада төгәлләнде. Тагын борчак һәм бераз язгы бодай мәйданнары калып бара. Моннан тыш 106 гектарда тары чәчәсе бар. Аны сенажга салыр өчен үстерәбез. Кукуруз утыртуны да үз көчебез белән башкарып чыгабыз”, – диде бригада җитәкчесе Илназ Әхмәтҗанов.
Туктар кырында Ранис Җамалиевның 64 гектарда борчак чәчкән вакытына туры килдек. Симәнәне амбардан “КамАЗ” автомобилендә Рафил Һидиятуллин алып чыга. Радик Җамалиев “МТ3-80” тракторында ашлама чыгара һәм катоклый. Саба аграр көллияте студенты Адель Галиев, Казан төзелеш көллиятендә укучы Инсаф Гыймадиев чәчкечкә контрольлек итәләр. Ранис Җамалиев хуҗалыкта берничә ел эшләсә дә, “СЗ-3,6”ны тракторына беренче сезонын тагуы. “КамАЗ” да йөрткән. “Ни өчен машинаны куйдыммы? Яңа эшнең перспективасы күбрәк. Шуңа техниканы алыштырдым. Чәчкечне дә өйрәнәбез, барысын да үзләштереп була. Күңел итү генә кирәк”, – диде Ранис. Ул механизатор эстафетасын әтисеннән кабул итеп ала. Радик Җамалиев 1991 елда армиядән кайткач, “Т-150” тракторына утырган. Егерме еллап эшләгән. Хәзер комплекста слесарь-эретеп ябыштыручы. Кыр ачылгач, техникага да утыра. “Олы улым Ранис Казанда эшләп йөргән иде. Ошамады бугай шәһәр тормышы. Безнең янга кайтты. Авылда яшәве яхшырак. Кемгә ничектер, мин үзем шулай уйлыйм. Авылны ярату аларга бездән киләдер”, – ди ул.
Инде Радикның Алим исемле оныгы үсеп килә. Ранис “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча салынган йортка башка чыккан. Димәк, әле Туктарның киләчәге бар. Җитәкче әйтүенчә, язгы кыр эшләрендә 10нан артык техника катнашкан. Үсемлекләрне гербицидлар белән эшкәртү 470 гектарда башкарылган. Басуларны ташлардан чистарту чаралары да күрелә. Ерактарак, күз күреме кадәр җирдә – кыр эчендә ферма эшчеләре Альберт Фәхретдиновның тракторы арбасына таш җыялар иде.
Ул арада борчак чәчүчеләр янына Илнур Шамилов кичке ашны да алып килде. Меню бик бай икән: кыздырылган чеби боты, купаты... Тәмле ашларны Килдебәк ашханәсендә Раилә Хөснуллина әзерли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев