Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килдебәктә Нәүрүз бәйрәме

Нәүрүз сүзе “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул көнне өйдән өйгә кереп “Нәүрүз” әйтеп йөрү гадәте булган. Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар.

Шул уңайдан 25 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын истә калдыру максатыннан Нәүрүз бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмдә авыл халкының күңелендә истә калырлык бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар булды. Шулай ук балалар һәм авыл кешеләре төрле спорт уеннарында актив катнаштылар. Килгән кунаклар кайнар коймак, казанда пешкән ботка белән сыйландылар. Бәйрәмгә килгән барлык авыл халкы да канәгать калдылар. Ә без татар халкының милли җәүһәрләрен саклап калуда зур өлеш керткәнебезгә горурлык хисе кичердек. Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Фото: http://rdk-saby.do.am

http://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев