Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Киң ябалдашлы нәсел агачым белән горурланам”

Түбән Шытсу авылында яшәүче Шәйхенур Әхмәдуллин әтисе ягыннан 7, әнисенең 8 бабасын ачыклауга ирешкән.

“Шәҗәрә" – гарәп телендә агач дигәнне аңлата. Ул – нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармак­ланып китүен күрсәткән нәсел агачы. Газетабызда үзләренең шәҗәрәләрен барлап, буыннар чылбырын  ачыклый алган гаиләләр  белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Түбән Шытсу авылында яшәүче Шәйхенур Әхмәдуллин әтисе ягыннан 7, әнисенең 8 бабасын ачыклауга ирешкән. 

“Аллаһы сәләтне дә, сынавын да бирде”.

 

“Шәҗәрәңне төзү ни өчен ки­рәк? Шәйхенур Гатаулла  улы  әңгәмәбезне әлеге сорауга ачык­лык кертүдән   башлады.  Һәм үзе шунда ук җавап та бирде: "Шәҗәрә  булдыру, ягъни нәсел-нәсәбеңне белү,  иң беренче чиратта   туганлык җепләре сакланып, җиде буынга кадәр   үз нәселең кешесе белән гаилә кормау өчен кирәк! Төп асылы шуннан гыйбарәт,  калганнары шуңа ияреп килә.  Бу хакта изге китапларда да телгә алына.  Тормыш тәҗрибәсе дә шуны раслый. Туганлык җепләре бәйләнгән кешеләр белән гаилә  корылган очраклар да бар. Әмма бу дини яктан  да, медицина ягыннан да хупланылмый. Элегрәк  балаларның һәрберсе кече яшьтән үлә барганлыгы турында  бик гыйбрәтле  хәлләр ишеткәнебез бар. Кызганыч, бу нәсел шәҗәрәңне белмичә гаилә коруның бер чагылышы", – дип әңгәмәгә кереште Шәйхенур Әхмәдуллин.

 Югары Шытсу авылында туып-үсеп,  үзенең 23 ел гомерен балаларга белем бирүгә  багышлаган Шәйхенур Гатаулла  улы  һәр нәрсәгә үзенең төпле фикере, үз аңлатмасы булуы белән  кызыклы шәхес. Алар Асия һәм Гатаулла Әхмәдуллиннар гаиләсендә  биш бала үсәләр. Дүрт кыз – Фатыйма, Мәрзия, Гаишә, Мәфрүзә (яшьли вафат була)  арасында бердәнбер малай  булган Шәйхенур абыйга да ата-бабаларыннан күчкән   булдыклылык,  бар эшкә дә кулы яту хас. 1979 елда Иске Икшермә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ул хезмәт сәхифәләрен   “Беренче Май” колхозында токарь булудан  башлый. Ключище бухгалтерлар курсын тәмамлап, Түбән Шытсу авыл Советында бухгалтер булып эшли.  Армия сафларыннан соң, 1985 елда  Түбән Шытсу урта мәктәбенә хезмәт укытучысы булып урнаша.  Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган булдыклы , инициативалы   ир-егетне 1995 елда мәктәп директоры итеп билгелиләр. Белем йортын ул нык искергән хәлдә, яңаны салу көн кадагында торган чорда кабул итеп ала. Нәкъ бер елдан яңа мәктәпкә нигез салына. Максатчан директорның тырышлыгы, район җитәкчелегенең теләктәшлеге  белән  2002 елда  192 урынлы мәктәп сафка баса. Яңа мәктәпне  комплектлау, эшчәнлекне башлау өчен бөтен сәләте һәм осталыгы эшкә җигелә. Түбән Шытсу урта мәктәбе белем бирү сыйфаты буенча  да, матди-техник яктан  да иң алдынгылардан санала. Мәктәп хуҗалыгында  мөгезле терлекләр, ат  асрала башлау өстәмә мөмкинлекләр булдыруга юл ача.  Балаларны тукландыруның сыйфатын яхшырту максатыннан  мәктәп  умартачылыгы да  булдырыла. Һәрбер яңа башлангычка  үзе токарь, үзе   балта остасы, пыяла кисүче , пешекче, кыскасы, мең төрле һөнәр иясе булган  директор үзе алына. 1995 елда “Ел укытучысы”  бәйгесендә җиңеп чыга.  2007 елда белем йорты   тәҗрибә участоклары буенча “Иң яхшы мәктәп“  исеменә лаек була. Шәйхенур Гатаулла улы авыл тарихында ул чорда Сабантуйларны күңелле итеп алып баручы, оста оештыручы  буларак та  билгеле шәхес. Оста  куллары белән ясаган тәрәзә йөзлекләре әле дә авылдагы  күп йортларга   ямь биреп тора.  “Язмышыма  бик рәхмәтлемен. Бик яхшы коллективка эләктем. Мин аларга, алар миңа булышты.  Директор булып 13 ел эшләү дәверендә зур уңышларга ирештек”, –ди ул. Ни кызганыч, җир җимертеп, зур планнар куеп  эшләгәндә авырып китеп, 2007 елда ул педагогик эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр була. "Кеше бу дөньяга сыналыр өчен килә.  Аллаһ биргән сынауларны, ничек авыр булуына карамастан, кабул итә белергә кирәк. Һәрбер авырлыкның да хикмәте була", –ди Шәйхенур абый.  Һәм моның шулай икәнлеген үз мисалында раслый.  Тормышы башка төрле борылыш алса да,  һич кул кушырып утырмый ул. Дини яктан гыйлемен арттыра, Аллаһка сыену  аны тагын да көчлерәк,  тормышын  мәгънәлерәк итә. Түбән Шытсуда имам-хатыйп вазифасын башкарып, авылдашларын дини кануннарны  үтәп яшәргә өнди. Күптәннән күңелендә йөрткән нәсел шәҗәрәсен барларга керешеп, күп вакытын әлеге саваплы эшкә багышлый.

 

Әхмәдулла бабай мирасы

 

 "Нәсел-нәсәбем белән кызыксынуым күптәннән  килсә дә, бу эшкә мин авырый башлагач ныклап керештем.  Әтиемнең әтисе – Әхмәдулла бабам 1880 елда туган.   Алар Килдебәк кызы Гайниҗамал әбием белән 11 балага гомер биреп, бишесе ачлыктан вафат булган. Шунысы кызганыч, бөтенесе Югары Шытсу авылы зиратына җирләнсәләр дә, без әтиемнең бертуганнарының  берсенең дә каберләрен белмибез. Кемлекләре язылган имән баганалар  булса, аларны һичшиксез барлау мөмкин булыр иде...  Бабайны авыл халкы зур хөрмәт белән,  бик уңган, тырыш кеше дип искә ала.  Көз көне урып-җыюлар тәмамлангач, "Зингер" машинасын  аркасына асып, тегү белән чыгып китә торган була. Ел уңышлы килсә, икешәр ат белән, авыррак  булса, бер ат белән әйләнеп кайткан.  Башкорт якларында туннар тегеп йөргән", –дип сөйли  Шәйхенур абый бабасы  турында. Яше зур булу сәбәпле,  аны сугышка алмаганнар,  колхозда бригадир була.  Ике энесе сугышта хәбәрсез югала.  Шәйхулла исемлесе  фронтка киткәнче Иске Икшермәдә совхоз рәисе булып та  эшләгән.  Авылның өлкәннәре Әхмәдулланың гаять таләпчән, төгәл, шул ук вакытта бик җитди кеше булганлыгын  әле дә искә алып сөйлиләр. Алтмышынчы еллар башында Әхмәдулла Насыйбуллин  Югары Шытсуда имам булып торган. 1965 елда бакыйлыкка күчә. "Бабай ясаган себеркеләр дә башкаларныкыннан нык  аерылып торган.   Нечкә билен буып куйган кызлар кебек ыспай, курчак кебек ясый иде", дип әле дә  сөйлиләр”, –ди әңгәмәдәшем. 

Казан архивларындагы  тарихи язмалардан ул    әтисе  ягыннан җиде  буынны  ачыклауга ирешә. Шәҗәрә  Камалетдин бабайдан башланып, нәсел агачы  Хисаметдин, Гатиятулла (1814), Насыйбулла (1850), Әхмәдулла, Гатаулла, Шәйхенур, Рамил  исемнәре белән дәвам итә. 

 “Әтиебез  Иске Икшермәдә урнашкан  “Машина-технология станциясе»  оешмасында эшләгән. Аннары «Беренче Май» колхозында тракторчы, комбайнчы булды.  Апалар да, мин  дә әтинең ярдәмчесе булып йөри идек. Кабинасы булмаган комбайнда тузанга батып йөргәннәребез әле дә истә”, –ди Шәйхенур абый. 

 

Әнием – муллалар нә­се­леннән...­

 

Әтисе ягыннан шәҗәрәне төзеп бетергәч,  аны  әнисенең  дә тамырларын белү бурычы биләп ала. Асия Зиннур кызы  Юлбатныкы  булганлыктан, әлеге эштә  зур тәҗрибәгә ия  Наил Галиевка мөрәҗәгать итә.  Наил Тимергали улы  ярдәме белән әнисе ягыннан да сигез бабасын табуга ирешә.

“Борынгы бабаларым Гадел, (1712-1784). Габделман (1745-1821), Хөсәен ( 1768-), Гобәйдулла(1799-), Ибатулла (1822-), Миңнехуҗа  (1862–1944), Зиннур (1906-1959) барысы да дини кешеләр булган. Ике катлы йортларда яшәгәннәр, кибетләр тотканнар. Эшкәртү җирләре зур,  үзләренең молотилкалары булган..  Кыскасы,  заманның алдынгы карашлы кешеләре саналганнар.  Әмма ул чорның гаделсезлек шаукымы аларга да кагылмый калмаган: бабайларны кулак дип авылдан сөргәннәр. Кайберләре бөтен байлыкларын колхозга тапшырып, сөргенгә сөрелүдән котылып кала алганнар. Икенчеләре ачы язмыш корбаны булганнар. Әниләрне мулла нәселе, дип йөргәннәр. Зиннур бабамны зур хөрмәт белән искә алам. Алты бала тәрбияләп үстерәләр. Бабай идарә әгъзасы булган, колхоздагы мөһим мәсьәләләр аның катнашында гына хәл ителгән. Алтын куллы кеше булганлыгы билгеле: колхозга чаналар ясаган, умарта тоткан. Гомумән, умартачылык безнең нәсел буйлап килгән шөгыльләрнең берсе ул. Зиннур бабай  сугыштан зур яралар алып кайтып, 1959 елда вафат булган. Әнием дә бик дини кеше иде, дин тыелган чорда да биш вакыт намазын калдырмады. Минем дини юлдан китү ниятемне белгәч тә бик сөенеп хуплап алды. Мин киң ябалдашлы нәсел агачым белән бик горурланам. Аның һәр тармагын тырыш, булдыклы шәхесләр, төрле һөнәр ияләре берләштерә”, –ди Шәйхенур Әхмәдуллин. Бу урында шуны гына әйтү дә җитәдер: аның  Фатыйма  апасының кызы Гүзәл Садыйкова Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлый. Белемен Төркиянең Адапазары шәһәренең Сакарья университетында менеджмент белгечлеге буенча  магистратурада һәм докторантурада дәвам итә. Бүгенге көндә Кара диңгез ярындагы Кастамону университетының  икътисади һәм идари фәннәр факультетында өлкән  укытучы булып эшли.  Доцент гыйльми дәрәҗәсенә лаек булу  өчен бар көчен куя. Кыскасы, нык тамырлы нәсел агачы елдан-ел тармакланып, ныгый гына  барачак әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев