Кирпечләрдән өелгән шатлык
Бүген төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгели.
Шул уңайдан икътисадның мөһим юнәлеше булган тармак эшчәнлеге, алдагы планнар турында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов белән әңгәмә кордык.
– Иң сөенечлесе: районыбызда төзелеш-ремонт эшләренең туктап торганы юк. Без федераль һәм республикада эшләп килүче барлык программаларда катнашабыз. Шулай ук җирле бюджет хисабына да ремонт эшләре башкарыла. Безнең максат – районга федераль программаларны күбрәк җәлеп итү. Бу исә яңа объектлар төзүгә, социаль үсешкә этәргеч бирә,– диде Марат Рашат улы. – “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасын гына алыйк. Шуның кысаларында 2023 елда Шәмәрдәндә чистарту корылмасы төзелә башлаган иде. Объект быел кулланышка тапшырыла. Мәгълүм булганча, авыл грунт суларына якын рельефта утыра, шул сәбәпле канализация коеларына яңгыр сулары да төшә. Проект коеларга герметизация ясауны да үз эченә алган һәм бу эш башкарыла. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү”гә Сабадагы кан тамырлары үзәге дә кергән. Зур күләмле төзелеш быел башланды, финанслау ике елга исәпләнгән. Шулай ук күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләренә җир асты коммуникацияләре үткәрү, юл салу да шушы программа кысаларында гамәлгә ашырыла. Элегрәк йортлар төзелеп, аннары гына юлы, газы сузылса, хәзер башта җир казу эше алып барыла, ягъни уңайлылык алдан тудырыла.
Моннан тыш федераль программа кысаларында Шәмәрдәндә нефть калдыкларыннан пычранган җирләр рекультивацияләнә, Иштуган мәдәният йорты ремонтлана. Мичәнбашта өч ел элек төзекләндерелә башлаган ясалма күлдә дә эш быел төгәлләнә. Киләсе елга да федераль бюджетка өметләребез зур, тәкъдимнәрне, тиешле документларны бирдек. Нәтиҗәсен көтәбез.
Республика һәм бүтән программаларга килсәк, быел Урта Сабада ФАП, район үзәгендә Балалар иҗат йорты төзелеп файдалануга биреләчәк. Алдагы елларда шуның янәшәсендә сафка басачак Яшьләр үзәге төзелеше проекты да әзер. Дүрт авылда универсаль спорт мәйданчыклары төзелә, Олы Кибәче, Яңа Мичән балалар бакчалары, Олы Арташ мәктәбендә азык блогы ремонтлана. Республикадан финанслау хисабына Шекшедә авыл җирлеге башкарма комитеты административ бинасына, Лесхоз селекця-орлыкчылык үзәгенә дә төзүчеләр керде. Завод-Нырты мәктәбенә киләчәктә инвалид балаларны тернәкләндерү үзәге итеп үзгәртү таләпләренә туры китереп, зур гына күләмдә реконструкция ясалды. Мәдәният объектларыннан узган ел китапханә үзенең социаль йөзен үзгәртсә, быел яңа технологияләргә нигезләнгән музей бинасын ачу планлаштырыла.
Шулай ук 15 авылда республика программасы нигезендә ДРЛлар светодиод лампаларга алыштырылды, Шәмәрдән, Эзмә, Сатыш авылларында яңа участокларга суүткәргечләр сузыла.
Торак төзелеше буенча да күп эшләнә. Һәркем, яшь гаиләләр үз куышын булдырырга, яшәү шартларын яхшыртырга омтыла. Бу уңайдан социаль ипотека программасы – фатирлы булу өчен иң кулай вариантларның берсе. Районыбызда дәүләт ярдәменнән файдаланып, шактый гаиләләр торак шартларын яхшыртты. Быел да Сабада –36 һәм Шәмәрдәннең Совет урамында 12 фатирлы күпкатлы йортлар төзелеп килә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша 23 шәхси йорт салына. Белгечләр өчен 39 аренда йорты эшләүне дә планлаштырабыз. Быел 9 күпфатирлы йортта капиталь ремонт алып барылды, “Безнең ишегалды” программасы кысаларында 7 йорт каршында балалар мәйданчыгы булдырылачак.
Әйтергә кирәк, бездә халык үзе дә берникадәр дәрәҗәдә төзүче. Язга чыгу белән каралты-курасын яңарта, йорт-җир җиткерә. Моның өчен финанс мөмкинлеген арттырырга теләүчеләргә Россельхозбанк авыл ипотекасы программасы буенча 3 процентлы кредит белән дә ярдәмгә килә ала. Икенчедән, гражданнар, үзара салым тапшырып та яшәү урынында урамнарны, зиратлар, чишмәләрне төзекләндерүгә зур өлеш кертә.
Эшмәкәрләр һәм район оешмалары да төзелешләр алып барып, үзләренең җитештерү мөмкинлекләрен киңәйтәләр.Инвесторлар да күп кенә проектларны тормышка ашыралар. Районда туклану продукциясе җитештерү белән кызыксынучылар бар. Аларның омтылышын күздә тотып, индустриаль парктан читтәрәк нигез салынган азык кластерына быел коммуникацияләр үткәреләчәк. Барысын да электр, газ, юл белән тәэмин итәчәкбез.
Гомумән, район төзелешләр территориясенә әйләнеп, борынгы һөнәр ияләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә торак пунктларның социаль йөзе күзгә күренеп үзгәрә, тормыш-көнкүреш шартлары уңайлана. Һөнәри бәйрәм уңаеннан барлык төзүчеләргә, хезмәте төзелеш белән бәйле булган кешеләргә рәхмәтемне җиткерәм. Тармак ветераннарына да олы ихтирамымны белдерәм. Сәламәтлек, тормышта уңышлар телим. Аларның тәҗрибәсен кулланма итеп, киңәшләре белән район төзелеш тармагын алып барабыз. Теләк шул: федераль, республика программалары эшен дәвам итсен иде. Кадрлар кытлыгы да үзен сиздерә. Яшьләргә киңәш шул: эш юк дип зарлану урынлы түгел. Укып, өйрәнеп, төзелеш мәйданчыкларында тәҗрибә туплап, һәр егет һәм кыз мактаулы һөнәр ияләренең дәвамчысы, лаеклы алмашы була ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев