Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Китаплар илендә”: кергәч, чыгасы да килми

Көзге каникуллар дәвам итә. Шәмәрдән китапханәсе лицей укучыларының яраткан урыны булып кала.

 

 

Көзге каникуллар дәвам итә. Шәмәрдән китапханәсе лицей укучыларының яраткан урыны булып кала. 30 октябрьдә Шәмәрдән китапханәсендә "Эрудит" клубы әгъзалары – Шәмәрдәннең «Үсеш» лицее укучылары өчен «Китаплар илендә» дигән китапханә дәресе үткәрелде. Китапханәчеләр Шәмәрдән китапханәсенең барлыкка килү тарихы һәм китапханәче һөнәре турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар каталоглар, китап фонды, күргәзмәләр һәм китапханә яңалыклары белән таныштылар. Укучылар картотека һәм формуляр тутырырга өйрәнделәр.

Чараның икенче өлешендә китапханәчеләр балаларны яңа китаплар белән таныштырдылар.

Резедә Галиәкбәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев