Китапханәчеләр “Әдәби алан”-“Тукайлы җәй 2024” проектын йомгакладылар
Чара, гадәттәгечә, Сабаның “Ямьле Саба» яр буенда үтте
28 август көнне “Ямьле Саба» яр буенда Саба район китапханәсе хезмәткәрләре “Әдәби алан”-“Тукайлы җәй 2024” проектын йомгаклау чарасы үткәрделәр. Китапханәчеләр китап сөюче дусларыбызга “Ямьле Саба» яр буенча Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган мавыктыргыч квест уен әзерләделәр. Квест Ә.Каримуллин исемендәге үзәк китапханәдән башланып китте, балалар биремнәрне үтәп яр буена төштеләр. Зур серле күперне, балалар әкияти викторина сорауларына җавап табып, тиз генә уздылар. Яр буенда Зөһрә кызга ярдәм итеп, Су кызы белән татар халык уеннарын уйнап, маршрутны дәвам иттеләр. Убырлы карчыкларга да балалар сынатмадылар, бик тиз җавап бирделәр. Инде соңгы ноктага юл тотканда, пират та үзенең биремнәре белән балаларны тикшереп карады. Соңгы ноктада тылсым кызы балаларны каршы алып, “Бу Тукайның кайсы әкиятеннән” уенын уйнатты. Балалар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.
Соңыннан актив укучыларга Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев