Көллият үткәнгә күпер салды
Район яңалыклары

Көллият үткәнгә күпер салды

Быел оештырылуына 100 ел тулачак Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунис­тик Яшьләр Союзының бай тарихы бар, аның үткәне данлы.

Бу елларда аның сафларында совет яшьләре тәрбияләнде, чы­ныгу алды. Комсомол булу зур дәрәҗә иде. Яшьләр берлегендә тәрбияләнгәннәрнең искә ала торган хатирәләре  бик күп. Тырыш хезмәт белән бергә һәрдаим белемгә омтылганнар.  Халык арасында культура-агарту эшләре алып барганнар, күңелле ял да итә белгәннәр. Аларга тормышта лаеклы урын табарга, якты идеалларга омтылып, киләчәккә ышанып яшәргә бары тик бер генә тойгы – Ватанга чиксез мәхәббәт берләштергән, көч биргән.

  Саба аграр көллияте сту­дентларының  Олы Шыңар һәм Сатыш авылы җир­лекләрендә куйган иҗат-отчет концерты да Комсомол тарихын яктырту, Яшьләр берлегенең үт­кәнен бүгенге көллият  тормышы белән чагыштыру булды. Тамашачылар көллиятебездә  комсомол рухын сүндермичә яшәгәннәрен, бар яктан камилләшкән сау-сәламәт, акыллы, саф күңелле шәхесләр тәр­бия­ләнгәнне аңлап карап утырдылар. Чөн­ки директорыбыз Закирҗан Миңнемулла улы  үзе дә комсомол сафларында тәрбияләнгән, югары партия мәктәбен үткән җитәкче. Көллиятебездә бар эшләр саф күңелдән, чын йөрәктән, ихластан башкарыла. Бездә укыган уллары һәм кызлары өчен әти-әниләренең   күңеле тыныч. Тамырдан, нигездән нык әзерләнгән кадрлар югалып калмыйлар, тормышта үз кыйб­лаларын табалар, чын шәхес булып тәрбияләнәләр.

Рафаэль Шәмсетдинов,

тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Фото: скриншот


Нет комментариев