Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Коену костюмнарыгыз әзерме?

2024 елда Саба районында берьюлы ике пляж төзеләчәк

     Соңгы елларда, бигрәк тә  чит  илләргә  чыгу  мөмкинлекләре  чикләнү шартларында,  авыл туризмын үстерү  турында сүз еш  алып барыла.  Әлбәттә, моның өчен беренче  чиратта кешегә  күрсәтерлек игътибарга лаеклы  урыннар  булуы шарт.  Мәсьәләгә шушы  күзлектән карасак, Саба   ягы туристларны  үзенә  җәлеп итә  алачакмы?   Билгеле, тормыш бер  урында гына  тормый. Районыбызның да  социаль  йөзе дә үзгәрешләр   кичерә. Агымдагы атнада  Сабага эш  сәфәре белән   килгән Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты  рәисе  Сергей Ивановка  Лесхоздагы дендрология бакчасы, оранжерея, чәй йорты, урман музее,  "Лесная сказка" комплексы,  Миңгәр спа-отеле  һәм башка һәм башка объектлар күрсәтелде.  Аннары үзенең  фикерләрен туризм белән бәйле эшчәнлек  алып баручы бизнес  вәкилләре,

авыл (шәһәр) җирлекләре башлыклары белән очрашуда  җиткерде.

“Без әлеге юнәлештә юл башында булмасак та, нәрсәгәдер ирешелгәнлеге турында  әйтә  алмыйбыз.  Авыл ның җәлеп итүчәнлеген  арттыруда  “Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проекты, Татарстанның  туризм программасы ярдәмгә  килә  ала. Мәсәлән,   "Лесная сказка" комплексы  директоры  Рәфкать Фәхретдинов  куркып тормады, конкурста  катнашып, узган  ел модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын  булдыруга  субсидия алуга иреште. Заявкалар   алдагы елларда  да кабул ителәчәк. Быел  субсидия республика буенча 15 эшмәкәргә  биреләчәк, бу хакта  Министрлар  Кабинеты  карары  чыкты. Сезнең  арадан да конкурста  катнашырга теләүчеләр булса,  мөрәҗәгать итә аласыз”,– дип сөйләде Сергей Евгеньевич.

  Очрашуда аңлатылганча, туризм инфраструктурасын  үстерүнең  тагын бер юнәлеше  –  пляжлар төзү.  Саба районында берьюлы ике проект гамәлгә ашырылачак.  Киләсе елга  шулай ук туризм объектлары  өчен  җиһазлар  алуга субсидия бирү   күздә тотыла. Моннан тыш  автойортлар  өчен мәйданчыгы булган кемпинглар төзүгә  акчалата ярдәм итү буенча рәсми документ  чыгуы тотыла. Әлеге юнәлештә бизнесын җәелдерү өчен субсидиягә районыбыз  эшмәкәрләре дә  заявка бирә алачак.  Сергей  Иванов очрашуда  катнашучыларны Сабаның туристик популярлыгын  күтәрүдә үзара  конкурентция  ясамаска, эшкә бер  команда булып алынырга  чакырды.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов  үзенең  чыгышында  туризмның, шоу-программаларның, стандарт булмаган  чараларның  бюджетка   керем  чыганагы буларак әһәмиятенә  дә тукталды.

“Сабага картинг ярышларында  чит төбәкләрдән йөзләгән  кеше катнаша , Лесхоз боз  сараенда  җәй буе  күнегүләр  үтә. Бер айга 600гә  якын  кеше була. Без  аларга башка  юнәлешләрдә өстәмә  хезмәт   күрсәтә, булган   мөмкинлекләрне тәкъдим итә белмибез. Без гә 2024 елга туризм хисабына  бизнес   ясау бурычы  куярга  кирәк. Моның нәрсә эшләргә тиешбез, бу хакта бүгеннән уйлый башларга тиеш”,– диде  район  җитәкчесе.

Шоуларга  мисал итеп былтыр Ике басу Арташта эндуро трассада  мотоцикл   күнегүләре   китерелде. Оештыручылар 30-40лап кеше катнашуын   көткән экстримга 187  спортчы   килә. Мондый  чаралар үткәрү турында һәр  авыл җирлеге башлыгы  уйланырга тиеш.

Очрашуда  фикер  алышуларда “Гафэль”  гаилә компаниясе хуҗасы  Алим Галимуллин, "Лесная сказка" комплексы директоры  Рифкать Фәхретдинов, “Саба мендәрләре” остаханәсе мастеры  Фәрит Вафин һәм башкалар  катнашты. Алар Саба туризм индустриясе  сыйфатын   күтәрүгә кагылышлы  үз тәкъдимнәрен  җиткерделәр.

Фәнил Мәүлетов тексты һәм  фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев