Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Кояшкай» лагере базасында «Яшьлек» лагереның профильле сменасы башланды

«Җәйге ял-2024»

  1 июньнән "Кояшкай" лагере базасында «Яшьлек» лагереның профильле сменасы үз эшен башлады. Лагерьның беренче көне отрядларның вожатыйлар һәм лагерь территориясе белән танышуыннан, балаларны яклау көненә багышланган асфальтта рәсемнәр конкурсы белән башланды.

Ә инде 2 июнь көнне “Бердәм гамәлләр көне”нә багышланган кызыклы квест - уен узды, анда барлык отрядлар катнашты. Балалар команда белән күмәк эшләп төрле станциялар үттеләр, территория белән тагын да якыннанрак таныштылар. Квестны үтеп бетергәннән  соң бүләкләү узды, анда отрядлар истәлекле бүләкләр алды: су өчен шешәләр, термо-кружкалар, билбау сумкалары һәм рюкзаклар. Кич белән отрядлар үзләренең визит карточкаларын һәм отряд плакатын тәкъдим иттеләр. Кичке чара «Ак төннәр» тематик дискотекасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев