Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

«Кояшкай» лагеренең «Сәләт» сменасы төгәлләнде

Быел «Сәләт-Саба» аланы 95 укучыны берләштерде.

  «Сәләт-Саба» аланы чираттагы сезонын япты. Исеме җисеменә лаек лагерьда ел саен районыбызның иң сәләтле укучылары ял итә, талантын арттыра, белем-осталыклары белән уртаклаша. Быел «Сәләт-Саба» аланы 95 укучыны берләштерде. 18 көн дәвамында бергә үткәрелгән мизгелләр, елмаюлар һәм җылы сүзләр һәр баланың 
күңелендә уелып калгандыр, мөгаен. Быелгы аланның төп юнәлеше - милли дизайн булды.  Балалар милли орнаментлар белән изүләр, камзуллар, калфаклар тектеләр, төрле кул эшләренә өйрәнделәр. Шулай ук “Фотошоп нигезләре” дигән остаханәдә медиаграмоталыкка һәм социаль челтәрләрдә эшләргә дә өйрәнделәр. Кыскасы, яшүсмерләр лагерьда ял итеп кенә калмыйча, кирәкле күнекмәләр дә алдылар. Ял итүчеләр өчен спорт мәйданчыклары,  урам сәхнәсе, уку сыйныфлары эшләде. «Биләр» форумыннан да Саба сәлкешләре җылы хисләр белән кайтты. Лагерьда алган рәхәт тәэсирләр шаукымы балаларны ел буе озата барсын, киләсе очрашуларга рухландырсын дигән теләктә калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев