Команда –5нче, Раил – 3нче
Мамадышта «Ялкын» журналы призына көрәш буенча Татарстан беренчелеге үткәрелде.
Мамадыш районының Түбән Ошма авылының “Дуслык” спорт комплексында 2008-2009 елгы үсмерләр арасында «Ялкын» журналы призына көрәш буенча Татарстан беренчелеге үткәрелде. Турнир 43 командадан 320дән артык катнашучыны берләштерде. Бәйгедә Саба районы көрәшчеләре дә катнашты һәм команда гомуми исәптә 5нче урынны алды. Шәхси беренчелектә Явлаштау авылыннан Раил Гыйльметдинов (тренеры Илдар Ермолаев) 65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында 3нче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев