Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр торактан суд тәртибендә чыгарылырга мөмкиннәр

Прокуратура тикшерде

 Районда торак-коммуналь  хез­­мәтләрдән даими файдала­нып та, күрсәтелгән хезмәт өчен тү­ләргә  ашыкмаучылар  кү­бәйгән.  Әйтик, 2024 елның 1 гыйнварына  приставлар карамагында  804,1 мең  сумлык  үтәтү до­кументы булган. Бурычлар  мәсьә­ләсе 26  февральдә район прокуратурасының ведомстводан тыш эшче төркеме киңәшмәсендә дә каралды.  Район прокуроры  Раил Шәймәрданов, Саба  муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов әлеге көн тәртибе буенча иң элек  күптармаклы җитештерү предприятиеләре җи­тәкчеләрен тыңладылар. Чыгышларда халык  арасында аңлату эшләре  алып  барылуы,  судка би­рү өчен материаллар әзерләнүе  билгеләп  үтелде. 2023 елда мәх­кәмәгә барысы 53 дәгъва гаризасы бирелгән  булган. Әмма судка  кадәрге профилактика  чаралары җитәрлек  дәрәҗәдә үткәрелми. Бу хакта Раил Шәймәрданов үзенең  чыгышында  белдерде. Мисалга, “Спектр Плюс” җәмгыяте ведомствоара комиссиягә чакыру алгач, 100227 сум бурычын шунда ук түләгән. Димәк, оешмаларның  финанс мөмкинлекләре бар. Прокурор киңәшмәгә чакырылган юридик һәм физик  затларны Россия Федерациясенең Торак кодексы таләпләре белән дә таныштырды. Мисалга, яллаучы һәм аның белән яшәүче гаилә әгъзалары яшәү торагы өчен һәм коммуналь хезмәтләрне нигезле сәбәпләре булмаган килеш 6 айдан артык түләмәгән очракта, алар торактан суд тәртибендә чыгарылырга мөмкиннәр. Аларга зурлыгы тулай торак зурлыгына тәңгәл социаль найм килешүе буенча яшәү торагы бирелә.

Алга таба торак-коммуналь  хез­мәтләр өчен бурычлары зур булган гражданнарга сүз бирелеп,  алар әҗәтләрен 2024 елның 10 мартына кадәр  түләп бетерергә ышандырдылар.

Киңәшмәдә кабул ителгән  ка­рар­ның үтәлеше  аерым конт­роль­гә  алыначак.

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев