Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Конкурсантларыбызнын дүртесе дә җиңүче

Узган җомгада район мәдәният йортында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона туры узды.

Әлеге бәйге ел саен респуб­ликаның социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәр­бияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм җәмгыятькә тәкъдим итү максатыннан үткәрелә. Башка еллардан аермалы буларак, коронавируска бәйле чикләүләр бу бәйрәмгә быел бераз үзгәрешләр кертте. Комиссия конкурс эшләрен видеопрезентация форматында зур экран аша карады. Жюрида «Татарстан хатын-кызлары» төбәкара иҗтимагый оешмасы президиумы әгъзасы, ТР мәгариф үсеше институты ректоры киңәшчесе Гүзәлия Минкина рәислек итте.

Комиссия составында шулай ук татарларның гореф-гадәтләрен өйрәнүче, «Сөембикә» журналы баш мөхәррире урынбасары Рәмзия Кашапова, журналның җаваплы сәркатибе Алсу Шакирова һәм катнашучы районнарның хатын-кызлар советы рәисләре эшләде. Дәрәҗәле кунакларны район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов сәламләде һәм жюрига уңышлар теләде, конкурс эшләренә гадел бәя бирүләрен сорады. Бәйгегә Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Питрәч, Лаеш, Биектау, Саба, Теләче районнарыннан 25 эш тәкъдим ителде.

Безнең районны конкурста “Хатын-кыз ел үрнәге” номинациясендә шагыйрә, “Сабагаз” идарәсе хезмәткәре Илмира Гыймаева,

Саба сәнгать мәктәбе хореографы-балетмейстеры Гүзәл Гарипова (“Хатын-кыз – рухият һәм мәдәният” номинациясе),

"Саба АРЕНА" спорт мәктәбенең теннис буенча тренеры, сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән шөгыльләнүче Фарход Исмаилов ("Мәрхәмәтле йөрәкле ир-ат"номинациясе),

"Курсабаш" җәмгыяте ветеринария табибы Светлана Фәсхетдинова (“Минем һөнәрем-минем язмышым”) тәкъдим итте.

Алар барысы да үз номинацияләрендә җиңүчеләр дип табылдылар һәм республика турына үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев