Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Конкурска «Нырты»дан Илнат Гайсин барды

Ул быелгы сезонда “Акрос” комбайны белән 21100 центнер ашлык суктырып алуга ирешкән

 

 Узган ялларда Сарман мәдәният йортында яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» XVII  республика конкурсының финалы узды. Ярышта безнең районнан  “Нырты” авыл хуҗалыгы  предприятиесе  механизаторы  Илнат Гайсин катнашты. Ул быелгы  сезонда “Акрос”  комбайны белән  21100 центнер  ашлык  суктырып  алуга ирешкән. Аграр тармак  уңганнарын Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина да җылы сәламләде, республика авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар һәм карьера үсеше теләде. Чыгышы азагында ул 7 комбайнчыга, шул исәптән  Илнат Гайсинга (фотода уңнан беренче) һөнәр берлегенең республика комитеты Рәхмәт хатларын һәм  акчалата премияләр тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев