Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көнне төнгә ялгап эшләүчеләрне тәбрикләделәр

Терлекчеләр слеты.

Агымдагы атнаның  эшлекле  дүшәмбесе  районда терлекчеләр Сабантуе (слеты) белән башланды.  Авыл хуҗалыгында хезмәт кешесенең югары дәрәҗәдә хөрмәтләнүен дәлилләүче бер бәйрәм булды  ул. Тармак  алдынгылары, елдагыча,  көтеп алды Сабантуйны. Бәйрәм  әләмен  күтәрү хокукы “Игенче” җәмгыяте  ветераны, 44 ел зоотехник  булып эшләгән Гарәфи Исламовка һәм яшь белгеч Илүзә Фәләховага бирелде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов ачылыш тантанасында терлекчеләребез продукция җитештермәсә,  азык-төлек иминлеге тәэмин ителмәсә, гаиләләрдә балалар тумаса, илебезнең  киләчәге юклыгын  ассызыклап, изге  эшләре  өчен  ферма  эшчәннәренә зур рәхмәт белдерде. Көнне төнгә ялгап эшләүчеләрне котлауда  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов катнашты. “Терлекчеләр  слеты  аграр тармактагы барлык  эшчеләрнең мөһим бәйрәме булып  санала. Сабалылар әлеге  чарага югары хезмәт уңышлары белән килә. Район республикада терлекчелек продукциясе җитештерү буенча һәрвакыт лидерлар рәтендә. Заманча сөт һәм роботлаштырылган  комплексларыгыз республиканың да горурлыгы. Сезнең тырышлык белән продукция муллыгына ирешелә. Татарстанда хәзерге  вакытта куллану ихтыяҗына караганда 1,5 тапкыр күбрәк  сөт савыла. Әлеге  уңышта Саба районының да өлеше зур. 2023 елда  республика сөт җитештерүдә 2190 мең тонна чиген  узды. Сез  соңгы  өч  елда үсешне  – 39,  шул исәптән 2023 елда 5 процентка җиткердегез. Район шартлы терлекчелек продукты рейтингында 4нче  урынны били. Авыл хуҗалыгы җирләренең һәр 100 гектарына исәпләгәндә 382 тонна продукция туры килә. Әлеге  саннар артында  сез торасыз һәм моның белән тукталып калырга  җыенмыйсыз. Эшегез өчен зур рәхмәт. Алга таба уңышлар  юлдаш булсын”, – диде Гөлүс Баязитов һәм алдынгыларга Министрлыкның Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. 

2024 елда  терлекчелектәге  6 айлык  эш  нәтиҗәләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин таныштырды. Үзенчәлекле табигать шартларында терлекчелек фермаларында эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру, җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләү аеруча  күп көч һәм чыгымнар таләп иткән. Шуңа  карамастан, күрсәткечләр үсеш ягына үзгәргән. “Узган елның шул  чоры белән чагыштырганда сөт саву – 107, ит җитештерү 101 процентка артты. Зөфәр Мөхәммәтшин  җитәкләгән крестьян-фермер хужалыгында сөт җитештерү – 122, “Нырты” җәмгыятендә – 119, “Саба” җәмгыятенең Мичән бүлекчәсендә –  112, “Игенче” җәмгыяте белән  Кибәче бүлекчәсендә 107 процент тәшкил итте. Район буенча ярты елда бер сыердан 5186 килограмм сөт савылды. Бу – узган ел күрсәткече  белән чагыштырганда 158 килограммга артык. Үсеш “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында – 6711, “ПМК” җәмгыятендә – 6575, “Нырты”да 6024  килограмм булды. Хуҗалык өчен иң мөһиме – сатылган продукциядән алынган акча кереме. 2024 елның беренче яртыеллыгында керем   3,186 миллиард сум тәшкил итте. Шуның  93 проценты терлекчелек продукциясе сатуга туры килде. Алты айда 1,870 миллирад сумлык сөт сатылды. Бер килограмм сөтнең 6 айда уртача сату бәясе 34 сум 64 тиен иде. Бу күрсәткеч узган елның шушы чоры бәясе белән чагыштырганда артыграк булса да, 2022 елдагы белән чагыштырганда 84 тиенгә кимрәк.

Бәяләр сөтнең сый­фа­ты­на,күләменә карап килешенә һәм майлылыкка, аксым һәм соматик күзәнәкләр санына бәйләнгән.

Житештерелгән сөтнең сыйфатлы булуы иң беренче чиратта хөрмәтле сыер савучыларыбыздан һәм белгечләрдән тора. Уртак тырышлык белән алдагы чорда сөтне  45-48 сумга җиткереп сату мөмкинлеге бар.   Бүгенге чарада сөт кабул итү комбинатларының җитәкчеләре, вәкилләре катнаша. Алар тапшырылган сөткә үз вакытында исәп-хисап ясап бара. Шул ук вакытта үзара хезмәттәшлектә объектив бәя кую, сыйфат параметрларын билгеләү буенча сораулар күп”, – диде идарә начальнигы.   

Иткә  килгәндә, әлеге продукция  6 айда 7 595 тонна җитештерелгән. Шуның эченнән мөгезле эре терлек ите –2560, дуңгыз ите 5010 тонна булган. Үсеш былтыргының күрсәткече белән чагыштырганда 101 процент. Мөгезле-эре терлекләрдән уртача – 913, дуңгызлардан 507 грамм тәүлеклек артым алынган. “Игенче” җәмгыятендә эшләүче Чулпан Нәгыймова – 1292, Явлаштау бүлекчәсеннән Марат Фәизов – 1248, “Мөхәммәтшин” хуҗалыгы терлекчесе Айрат Фатыйхов 1201 грамм үсеш алуга ирешкәннәр. Агымдагы елнын 6 аенда ит сатудан акча кереме  1 миллиард 75 миллион сум булган. Үсеш –5 процент. Хуҗалыклар мөгезле эре терлек итен  килограммын уртача – 151, дунгыз итен 121  сумнан сатканнар. “Урта Сабадагы “Умырзая” маллар эшкәртү кооперативы терлекләрне кабул итә, яңа төр продукция ассортиментын арттыра бара. Беренче яртыеллыкта 2243 тонна ит эшкәртте һәм бу райондагы барлык  мөгезле эре терлек ите сатуның 80 процентын тәшкил итә. ”Умырзая” кооперативы коллективына үз вакытында түләүләрне башкарганы өчен хуҗалыклар исеменнән рәхмәтләребезне җиткерәбез”, – диде Гафур Хәсәншин.

Хуҗалыкларда барлык төр малларның баш саннары тотрыклы саклана. Мөгезле эре терлекләрнең саны  34206, шуның эченнән савым сыерлар –11980,  дуңгызлар – 44864, сарык һәм кәҗәләр –6621, атлар – 2671 баш. Көн саен район хуҗалыклары 340  тонна  сөт һәм  42  тонна ит житештерәләр. Көндәлек савым  бер сыерга  уртача   29  килограмм туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев