Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Көрәш көне

Сабантуй-2025

Сабан туе – көрәш көне,

Егетләр бил  алыша.

Һәркемдә дә җиңү дәрте,

Беләк  кенә  карыша.

 

Көрәш  кенә,  келәм иркен,

Кавырсын шунда  ката.

Тормыш бит  ул көчлеләрне,

Батырларны  ярата.

 

Аяк чалырга  ярамый,

Монысы инде  язык.

Күтәреп  салуың  кирәк,

Мускулны бераз  язып.

 

Көрәштә хыянәтләрсез,

Гадел мәйдан тоталар.

Җиңелгәннәр   күз  яшьләрен

Эчләренә  йоталар.

 

Сөлгеңне ал бил алышка

Син бит татар егете.

Сиңа ышанып торганның

Сүрелмәсен өмете.

 

Ышан бары  үз  көчеңә,

Нык  урап тот  сөлгене.

Басып торуларыңнан  ук

 Җиңәчәгең билгеле.

 

Көрәшчеләр чирәмнәрдә 

Тәгәрәшеп  үсәләр.

Алар тормыш  сынауларын 

Җиңелрәк  үтәләр.

 

Ни генә, ничек булса да,

Безнеке инде  көрәш.

Мәйданнар биргән рухны

Күз нурың итеп өләш.

 

Көрәш әле көчен барда,

Куәтең барда көрәш!

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев