Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Корбан бәйрәме көнне Лесхозда балалар өчен бәйрәм чарасы узды

Мәчеткә 80нән артык бала килде

 Гадәттәгечә, балалар «Нургали» мәчетенә өйлә намазына җыелдылар. Мәчет имамы Әхмәд хәзрәт Сафин башта балаларга вәгазь сөйләде, Корбан бәйрәменең килеп чыгышын аңлатты. Күмәкләшеп намаз укыганнан соң, урамда хәрәкәтле уеннар башланды. Уенда катнашучыларга махсус жетоннар таратылды. Ахырдан шул жетоннарны балалар  җиңелүсез лотереяда  бүләкләргә алыштырып алдылар, беркем дә призсыз калмады. Бәйрәмгә килүчеләр рәхәтләнеп уйнадылар, тәм-томнар, татлы сулар белән сыйландылар. Уеннарны оештыруда мәдәният хезмәткәрләре дә ярдәм итте. Ул көнне бәйрәм чарасында  80ннән артык бала катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев