Кош-корт алырга да асфальт юлдан йөрербез
“Татавтодор”ның ике районга хезмәт күрсәткән Саба филиалы былтыр эш күләмен күбрәк Кукмарада алган иде.
Ул якларда әле асфальт кермәгән торак пунктлар да бар. Быел исә үзебездә дә үтисе программалар күп, шулай да күршеләрне ярдәмнәреннән ташламыйлар.
“Әле без дә башта Кукмара районының Өлге–“Нырты” совхозы участогында җир эшләре башкардык. Юл өслеге тиешле таләпләргә туры китереп тигезләнде, ныгытылды, кайбер урыннар киселеп, өстәмә грунт салынды. Ике урында су ага торган торбалар да алыштырылды, – диде хәзер бригадасы белән Тимершык – Яңа Мичән авыллары арасында участокка күчкән Илнур Сабуров. – Биредә эш июнь азагында башланып китте. Документларда “Капиталь ремонт” дип атала. Гомуми озынлыгы 2 километр һәм шуның 1000 метрын яңадан сүтеп җыябыз. Чөнки нигезе начарланган, өстендәге асфальт яргалана башлаган. Юлның күренүчәнлеген тагын да яхшырту өчен дамбаны берникадәр кисеп төшерәсе дә була. Грунтны стабилизацияләү, ягъни өслекне ныгыту өчен известь та кулланыла. Аннары 20 сантиметр ком, тагын шуның кадәр калынлыкта ЩПС салыначак. Өстенә ике кат 12 сантиметр асфальт җәеләчәк. Ике урында яңгыр сулары торбасы да алыштырыла. Без 4 ел элек Тимершыктан Изгеләр чишмәсенә кадәрге участокны яңарткан идек. Әкренләп Югары Симеткә таба барабыз. Бу участокны вакытыннан алда, сентябрь ахырына тапшырырбыз дип торабыз. Бригаданың әле Шытсу ягына да барасы бар. Ике еллык программа диделәр. Быел Чәбки Саба-Елыш юлының Югары Шытсуга таба борылган чатыннан алып авылга кадәрге өлеше ремонтланырга тиеш. Шуңа яңгырлы көннәрдә дә эшне туктатмадык”.
Саба-Тимершык-Симет-Алан юлына (тулы исеме шулай) 10 техника җәлеп ителгән. Катокта күп еллардан бирле Илгиз Насыйбуллин, грейдерда Фәнис Фәйзерахманов, үзтөягечтә Рөстәм Латыйпов, бульдозерда Фәнис Мирасов эшли. Вахта автобусын Фәнис Дәүләтгәрәев йөртә. Мастер Илнур Сабуров аларның хезмәтеннән канәгать. Берсен дә өйрәтеп торасы юк, вазифаларын үзләре белеп, тел-теш тидермәслек итеп башкаралар.
Арташ-Иске Икшермә участогында ремонт алып баручы мастер Нияз Гәрәев бригадасына да тәҗрибәле механизаторлар тупланган. “Юл эше техникасы Хәлим Ганиев, Радик Хәкимов, Ренат Мансуров, Рим Гаврилов, Зөлфәт Шәрифуллин, “КамАЗ”лар Алмаз Галимҗанов, Динар Богданов, Нияз Нотфуллин карамагында. Ремонтланасы юл ике участоктан тора. Барысы 4,9 километр. Механизаторларга шуның 400 метрын яңадан сүтеп җыярга, 20 мең кубометр грунт күчерергә, 10 мең кубометр инерт материаллар кертеп бетерергә кирәк. Кырдырып алынган иске асфальт та кулланыла, ресайклинг, ягъни салкын регенерация ысулы белән кабат юлга салына. Ун сәгать эшлибез”, – ди мастер. Бригада тырышлыгы белән быел Татар Икшермәсе һәм Иске Икшермә авыллары арасындагы юлның асфальты тулысынча яңартылачак.
Ә Байлар Сабасы урамнарын яңартуга филиал хезмәткәрләре ике елга исәпләнгән киң колачлы программа белән керделәр. Әлеге максатка 820 миллион сум акча тотылачак.
“Шуның эчендә Урта Саба авылын асфальтлауга каралган сумма да бар. Быел район үзәгенең төп урамнарында барысы 15,2 километрда эш башкарылачак. Бер үк вакытта тыкрыклар да асфальтланып, барлык коммуникацияләр тәртипкә китерелеп барыла. Төзекләндерүдә филиалның күпчелек бригадалары катнаша. 2026 елда Тукай урамында урнашкан инкубатор-кошчылык станциясенә кадәр асфальт җәеләчәк һәм Лесная урамы да (“Сабантуй” спорт комплексына кадәр) яңартылачак” – диде филиалның баш инженеры Илдус Гәрәев.
Шулай итеп, киләсе елда район үзәгендәге тыкрыкларда чүп үләннәр үскәнен күрмәбез, ә кош-корт сатып алырга асфальттан гына йөрербез әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев