Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КОШЧЫЛЫК - ОТЫШЛЫ ТАРМАК

Авыл җирендә кошчылык – отышлы тармак.

Авыл җирендә кошчылык – отышлы тармак.

 Тавык-чебеш, бигрәк тә бройлер  ит юнәлешендәге башка малларга караганда тиз үсә. Мисалга, тиешле  кондициягә җиткән бер каз уртача 1 мең сумнан артык табыш китерә ала. Үз шәхси хуҗалыгында кошчылык белән шөгыльләнергә те­ләү­челәргә „Саба инкуба­тор-кошчылык станциясе” җәмгыяте күп еллардан бирле булышып килә. Тагын да төгәлрәк әйтсәк, әлеге оеш­маның җитештерү тар­­­магында үз урынын тап­­канына 65 ел тулды. Та­­тарстан районнарында ин­кубатор-кошчылык стан­цияләре узган га­сырның 50нче елларында тө­зелә башлый. Сабада шул хакта карар 1951 елда КПССның район комитеты бюросында кабул ителә. Булачак предприятиегә директор итеп фронтовик, Ватан сугышын танк взводы командиры дәрәҗәсендә тә­мамлаган Нәҗип Әл­мө­хәммәтов билгеләнә. Шә­мәрдән станциясенә тимер юл вагоннары  белән инкубатор бинасы өчен төзелеш материаллары  кайтарыла. Балта-пычкы белән  чыршылыкны чистартып станция нигезен салалар. Ә хезмәт хакын чыгасы чебиләрне сатканнан соң түләргә вәгъдә итәләр. Ул вакытта һәр колхоз тавык  фермасы тота бит, йомыркаларны шулардан китерәләр. Уртак тырышлык нәтиҗәсе:  1953 елның җәендә беренче чебиләр чыга. Әмма аларга әллә ни зур  сорау сизелми. Ашатырларына булмаганлыктан, гади чебине шәхси хуҗалыклар күпләп  алмый. 1961-1965 елларда  цех мөдире вазифасын башкарган Фирая Батырханова истәлекләреннән:

 –Ул вакытта йомыркалар­ны кайсы колхоздан ките­рел­гәнлеге  билгеле булсын  өчен карандаш белән  но­мерлап тезә идек. Бер тәүлек үткәч, обоскоптан тикшергәннән соң, чиста йо­мыркалар алына иде. Ярал­гысызлары юк ителде. Күп эш  кул  көче белән  баш­карылды, үз техника­сын­нан инкубаторның аты гына бар  иде, лоток­лар ав­томат ярдәмендә  әй­лән­­дерелделәр. Чыккан че­­­биләр колхозларга җи­бә­релде. Операторлар  бу­лып  Хәят  Закирова, Са­җи­­дә Сафиуллина, Сания Мо­­тыйгуллина эшләде.  Ан­на­ры  станциягә  йөк машинасы алынды.

  Нәҗип Әлмөхәммәтовтан соң предприятиедә ди­­рек­тор вазифаларын Алек­сандр Иванов, Ра­фа­эль Фәс­хиев, Ша­кир Шәм­сет­динов,  Хә­биб­рах­ман Кә­римов баш­кара. Алар кошчылык тармагында эшләгән хезмәт ветераннары   күңе­лендә таләпчән, тәртип яратучы  җитәкчеләр булып  сакланып калган. Бер­вакыт цехта 6 йомырка тулмавы ачыклана. Директор Хә­бибрахман Кәримов җитмәүчелек сә­бәбен ачык­­лый башлый. Кем эше булыр, кайсы  урлаша? Бе­раз кимерелгән идән так­тасын ачып карасалар,  йомырка кабыклары   күрәләр. Шуннан соң цехта күселәргә каршы көрәш игъ­лан ителә.

 Рентабельле булмау сәбәп­ле, 1976 елда инкубатор-кошчылык станциясе ябыла, җиһазлары Кукмарага тапшырыла. Халык  чебигә 3 ел башка  районнарга  йөрергә  мәҗбүр була. Нәтиҗәдә 1979 елда  станция үз урынында филиал дәрәҗәсендә яңадан торгызыла. "Инкубаторны ка­бат сафка бастыруда зур җа­­ваплылык соралды. Кук­­мара безгә бер генә шкаф бир­де, икенчесен  Чал­­лыдан  алып кайттык.  Кыш уртасында электр  стан­циясен  эшләтеп  җи­бәрдек. Йомыркалар чит өлкәләрдән кайтарылды, үрдәк бәбкәләре дә чыгара  башладык. Халыкка  сатуда Иске Икшермәдән Илгиз  абый зур  ярдәм итте. Шулай эшләп, 4 елдан Кукмарадан мөстәкыйль предприятие булып аерылып чыктык”,– дип искә  1979-1987 елларда директор булып эшләгән Шәйморат Шакиров.

 Инде инкубатор-кошчылык станциясен хәзерге директор Рамил Фазуллин кабул итеп алганга да 30 елдан артык вакыт узган. Бу  чорда предприятиедә зур үзгәрешләр булды, ассортимент артты, каз, үрдәк бәбкәләре чыгарыла, кош-корт асраучыларга күпләп азык сатыла башлады. “2018 елда  халыкка 120 мең баш  чеби, 5 мең каз, 8 мең үрдәк үстерелеп  сатылды. Клиентларыбыз Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе, Арча районнарында да шактый. Хәтта Нок­рат Аланы, Мари Иленнән  килүчеләр дә бар. Хәзер халык үскән, бер  айлык чебиләрне  алуны кулай күрә. Хәзерге  ва­кытта инкубаторда 2019 ел сезонына әзерлек бара. Күп кенә хуҗалыклар аласы  чебиләр өчен түбән бәядән октябрь айларында  ук алдан  түләп  куйды.  Алай эшләгәндә бер капчык катнаш  азык бушка  килгән кебек була. Быел Башкортстаннан Арбор Айкерс токымлы бройлер  йомыркаларын алып  кайтуны  планлаштырабыз”,– ди бухгалтер Дилбәр Мусина.

 Предприятие үзенең 65 еллыгын яңа инкубатор бинасына нигез салып  каршылый. Яңа технологияләргә нигезләнгән, барлык хез­мәт һәм  көнкүреш уңай­лыклары тудырылачак  объектны  2020 ел  сезонына сафка бастыру  планлаштырыла.  Кошчылык станциясе халыкны кош ите белән тулы тәэмин итү өчен җитештерүне даими арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев