Котыру чире кеше өчен дә куркыныч
Көз айлары – котыру авыруы таралу ихтималы зур булган чор. Әлеге чир табигатьтә таралучы инфекция булганлыктан, хайваннар өчен дә, кешеләр өчен дә зур куркыныч тудыра.
Билгеле булганча, җәй аенда районыбызда да котыру чире белән бәйле очрак теркәлде. Бүген бу җәһәттән вәзгыять ничек, авыруны кисәтү максатыннан нинди профилактик чаралар күрелә? Әлеге сораулар белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Зөлфәт Рифкать улы Ганиевка мөрәҗәгать иттек.
–Котыру авыруы – аеруча кискен, йогышлы, үлемгә китерә торган чир. Ул районда 2017 елдан бирле күзәтелмәгән иде. Быел июль аенда районыбыздагы бер хуҗалыктагы мәчедә әлеге авыру ачыклану сәбәпле, Татарстан Рәисе Указы белән 29 июльдән 29 сентябрьгә кадәр 60 көн дәвамында карантин игълан ителде. Бу хуҗалыкта тиешле таләпләргә туры китерелеп дезинфекцияләр ясалды, авыру таралуга юл куймау өчен катгый саклану чаралары күрелде. Куркынычсызлык чоры узгач, карантин вакыты туктатылды. Бу куркыныч авыруны кисәтеп була, ә инде барлыкка килгәч дәвалау чаралары юк. Котыру чирен таратучылар булып нигездә кыргый җәнлекләр тора. Бигрәк тә төлке яман вирусны таратучы буларак билгеле.
Бу чир котырган хайван кешене тешләгәндә, тырнаганда, яки киселгән яралы урынга чирле хайванның селәгәе эләккәндә килеп чыга. Шуны да белү мөһим: котыру авыруын кузгатучы вирус чирле хайванның селәгәендә авыруның билгеләре беленә башлаганчы 10 көн алдан булырга мөмкин. Кеше организмына эләккәндә, вирус нерв юллары буенча тарала, баш миенә барып җитә, анда үзәк нерв эшчәнлегенең мөһим элементларын боза торган ялкынсыну барлыкка китерә, нәтиҗәдә кеше үлә.
–Сер түгел, бүген төлкеләрне Саба урамнарында да күрүчеләр бар. Аларда котыру чире куркынычы юклыгын каян белергә? Гомумән, әлеге авыруның билгеләре нидән гыйбарәт?
–Әйе, басу-кырларда төлкеләргә, гомумән кыргый җәнлекләргә азык табу кыенлашкач, алар үзләренә җим эзләп торак пунктларга килүдән дә тайчынмыйлар. Әмма котыру чире белән йогышланган һәм ашарга җим эзләп йөрүче сәламәт җәнлекләр арасында аермалар бар. Мәсәлән, әлеге чир белән зарарланган очракта мал су эчә һәм ашый алмый, бугазы каплану сәбәпле, авызыннан селәгәе ага. Шулай ук уттан курка. Шунысын да искәртеп үтим: кайбер хуҗалыклардагы кош-кортларга төлкеләр һөҗүм иткән очракларда еш кына котырган җәнлек булуына ишарәлиләр. Чынлыкта котырган төлке тавык-чебешләргә түгел, киресенчә, кешеләргә ташлана. Үз-үзен белештермәгән төлке тик торганда урамдагы баганага да килеп ябышырга, тимерләрен тешләргә мөмкин.
–Бүген районда котыру чиренә каршы нинди профилактика чаралары күрелә?
–Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре ел дәвамында котыру чиренә каршы ныклы эш алып бара. Бу максаттан яз һәм көз айларында төлкеләр еш йөрүче урман, ерганакларга, авыл тирәләренә 12шәр мең доза вакциналы җим (приманка) таратыла. Төлкеләр шуны ашагач, аларда 1 ел эчендә котыру чиренә иммунитет барлыкка килә. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында асралучы мөгезле эре терлек, атлар, сарык, кәҗәләргә, барлыгы 30662 данә вакцина ясалды. Шулай ук шәхси хуҗалыклардагы йорт хайваннарына – 4899 баш мөгезле эре терлек, 217 ат, 3071 кәҗә-сарык, 2555 мәче, 1082 эт котыру чиренә каршы прививка алды. Бу эш ел буе дәвам итәчәк.
–Кешегә кыргый җәнлек, эт я мәче тешләвенә дучар булганда үз-үзен ничек тотарга?
Мин һәркемгә дә иң беренче уяулыкны югалтмаска киңәш итәр идем. Әгәр шикле эт яки мәче, кыргый җәнлек тешләсә, 24 сәгать эчендә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә һәм котыру чиренә каршы вакцина ясалырга тиеш. Аннан фәкать үз вакытында ясалган вакцина гына коткарып кала ала. Котыру чирен эләктерү бик аяныч нәтиҗәләргә китерә. Хәтта үз өегездә яшәүче эт-мәчеләр генә тешләсә дә, бу очракны игътибарсыз калдырмаска кирәк. Үзебезгә, якыннарыбызга карата игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк!
Әңгәмәдәш – Фәридә Вилданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев