Көзге чәчү – 2025 ел уңышы нигезе
Әлеге агротехника чарасын юкка гына урып-җыю белән чагыштырмыйлар.
Район хуҗалыкларында механизаторлар урып-җыю белән беррәттән, көзге чәчүне дә тәмамлау алдында торалар. Димәк, игенчеләр, киләсе ел уңышын кайгыртып, агротехник срокларга нигездә сыешалар дигән сүз. “Туган як” җәмгыятендә быел чәчүгә яңа “Фиат Агро” комплексы белән чыктылар. Кичә агрегат Оет бригадасындагы кырда эшләде. Комплексны Расим Гарипов “К-744” тракторына таккан. “Аңа бер утырып йөрүче дә кирәк түгел. Үзе катоклый, тырмалый, ашламасын кертә. Автопилот кына көйләнеп бетмәгән. Җаена төшендем. Көнгә 100 гектар һәм артыграк та чәчеп була”, – ди механизатор. Аңа симәнәне “КамАЗ”да Илназ Шәрипов, ашламаны Фәнәвил Садыйков чыгарып тора. Ягулык-майлау материаллары белән Камил Усманов тәэмин итә.
“Хуҗалыкта көзге чәчү 600 гектар планлаштырылды. Шуның 276 гектары Оет бригадасына туры килә. Рамис Гарипов кичә 78 гектарлы кырга бодай чәчәргә керде. Башта үзе үк мамык итеп культивацияләгән иде. Туфрак гектарына 70 килограмм исәбеннән катлаулы ашлама белән тукландырыла. Чәчү тирәнлеген җирнең дымлылыгына карап көйлибез. Соңгы атналарда көн аязды, туфрак та кибә. Шуңа чәчү тирәнлеген 4-5 сантиметрга кадәр җиткердек. Бүген бу участокта эш бетә. Тагын 73 гектарлы катнаш азык үстерелгән мәйдан калып бара”, – диде бригадир Рәлиф Шәрифуллин.
Ул күп еллар агроном булып эшләде, механизаторлар аның һәр сүзенә колак сала.
Быел хуҗалыкта бөртеклеләрнең гектар чыгышы якынча 27 центнер тирәсе тәшкил итә. Көзге чәчү технологиясе, яңа комплекс һәм кертелгән минераль ашлама уҗым культураларының уңышын тагын да арттыруны күздә тота. Әлбәттә, табигать факторларын исәпкә алырга кирәк.
“Китешли салам пресслаучыларны да күрегез инде. Күңелләре булыр”, – дип тәкъдим итте бригадир. Әгәр Илһам Билаловның ашарга алып чыккан вакыты булмаса, “МТЗ” тракторчылары Мөнәвир Гарифуллин белән Раил Зиннәтовны эштән туктата да алмас идек. Бер рулон өчен күпме түләнгәнен, шуңа күрә вакытның да кадерен беләләр. Көнгә һәрберсе йөзәр төргәк ясый. Мөнәвир Гарифуллин болай да бик шат күңелле игенче булып чыкты. “Бик ашыгасы түгел. Бу басуның саламы әйбәт, кызу барсаң, пресслагыч тыгыла башлый. Әмма ашау эш калдырмый. Илһам яныбызга ике тапкыр килә. Ике ашау арасында шешә белән кайнар чәй бүлеп алабыз да, тамак ачканны да онытып эшлибез”, – дип шат елмайды ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев