Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күчмә кубок Урта Ныртыдан Данил Яруллинга бирелде

Эшчән умарта кортларына дөньяның байтак шәһәрләрендә һәйкәл ясаганнар. Ә Шекше авылында 2018 елда уникаль бәйрәмгә нигез салып, быел дүртенче тапкыр “Бал туе” үткәрделәр.

Бәйрәмдә катнашырга Оренбург өлкә­сеннән,  Башкортстаннан, республикабыз районнарыннан умартачылар  килде. Алар сәүдә шартлары  корган арада кайберләре белән танышып  та  өлгердек. “Умартачылык шөгыле безнең әбидән  башланган. Мин дә үземне белә башлаганнан  бирле аның  янында  кайнашып  үстем.  Ирем  дә умартачы булып  чыкты. Бергә  уртак  бизнеска юл  ярдык. Шекшедә дә беренче тапкыр  гына  түгел, бүген  унга  якын  төрле бал продукциясе тәкъдим иттек”,– диде Оренбург өлкәсенең Абдуллин районыннан  килгән Анна  Сидорова. Башкортстанның Туймазы районыннан Салават Салихов исә балны  конкурста  катнашу  өчен генә  алып  килгән. Мәйданда Шекше авылында туган, хәзер Лаеш районы Шәһәр яны  урманчылыгында эшләүче  Нурсил Гыйбадуллин белән  Рөстәм Сәйфетдиновны  да  очраттык. “Быел безнең  зонада  кырау  төшмәде.  Шуңа   күрә умартачылыкта юкә балы  да бик әйбәт булды”,– диде  Нурсил. Рөстәм исә агачтан юнып  җәнлекләр  ясарга да оста  икән.  Гомумән, Лаеш урманчылары  оештырган   күргәзмә   яныннан  кеше  өзел­мәде. 

Тантана башлангач, иң элек мәйданга бал корты булып  киенгән балалар чыкты. Аннары  сүз Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдиновка бирелде. “Бәйрәмне беренче оештырганда башта үзебез дә  аңышып бетмәгән идек. Безне  район хуҗалары күтәреп  алды. Гафур Шәйхуллович,  сезгә чын күңелдән рәхмәт,  нык булыштыгыз.  Ярдәмегездән  башка оештырып чыга  алмас  идек. Шулай ук  район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә зур  рәхмәт.  Инде бал  туеның географиясе киңәйде. Быел республиканың “Иң  яхшы муниципаль проект” конкурсында  катнаштык һәм җиңү яуладык. Бу – хезмәтебезгә югары бәя.  Проектны   Мәскәүгә дә конкурска  җибәрдек. Инде нәтиҗәләрен көтәбез. Россия күләмендә дә җиңү яуласак, бал туеның даны еракларга таралыр  иде”,– диде ул. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин чыгыш  ясап, Татарстанның умартачылык буенча Россиядә 5нче  позициядә  торуын, ел саен 4 мең тонна бал җитештерелүен билгеләп үтте. Быел Күчмә кубок Урта Ныртыдан Данил Яруллинга бирелде.  Иганәчеләр ярдәме белән  әзерләнгән  бү­ләкләр шулай ук Фәнил Сираҗиевка (Саба), Наил Йөзмиевка (Шәмәрдән) тапшырылды.

Катнашучылар кортчылык  продукциясен мулдан алып  килгәннәр. Бал сәүдәсе рәтләрендә  чират барлыкка  килде. Хәзерге кулланучы бик таләпчән, балны да сатуга  куелганының барысының да тәмен татып карап  ала. “Барысын да йөреп  чыктым. Иң тәмлесе менә шушыныкы (реклама булмасынга исемен әйтмибез) булды. Хәзер менә  сатып  алабыз”,–диде Шәмәрдәннән  килгән Гөлүсә ханым.

Халык иң тәмле балны билгеләүдә дә катнашты. Иң күп тавыш җыйган умартачылар Динар Ибраһимов, Данил Яруллин призларга лаек булды. Умартачылар шулай ук вакытка кәрәз рамы   ясауда ярыштылар. Алексеевскидан  килгән Геннадий Калинин биремне 50 секундта үтәп җиңүче булды. Бәйрәмне лотерея уены, мунча себеркесе  ясау, бал турында мәкальләр әйтү ярышлары да кызыклы итте. Бал корты туен Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре Хәниф Тимербаев  алып   барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев