Кукмара районында самбо ярышлары узды
Турнирда районыбызның «Олимп» спорт мәктәбе укучылары да уңышка иреште.
Кукмара районының «Барс Арена» спорткомплексында 10 февральдә Әфганстан Республикасыннан Совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган самбо буенча V Республика ачык турниры узды. Турнир Татарстан Республикасы һәм Кукмара районының һәлак булган сугышчы-интернационалистлары хөрмәтенә үткәрелде.
Ярышта Казан, Чистай, Нурлат, Әлмәт, Байлар Сабасы, Шәмәрдән, Сарман, Болгар, Нократ Аланы, Кызыл Алан һәм Сосновкадан 22 команда – барлыгы 178 спортчы катнашты.
"Олимп" спорт мәктәбе укучылары да уңышка иреште:
🥇1 урын-Эльза Кирсанова (а/к 47 кг)
🥇1 урын-Эмиль Хәбибуллин (а/к 38 кг)
🥉3 урын-Солтан Насыйбуллин (а/к 46 кг).
(Тренерлары Шәрифҗанов М.Р., Шелкова Н. А., Башкиров Д. Э.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев