Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кукмарада Бөтендөнья татар конгрессының Казан арты зонасы җирле оешма җитәкчеләренең күчмә утырышы узды

Чарада Бөтенроссия татар конгрессының Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Исмәгыйлев тә катнашты.

  Бүген Кукмарада Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара районы җирле оешмасының исәп-сайлау җыелышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, бүлек җитәкчеләре, Кукмара районы хакимият башлыгы киңәшчесе Равия  Кәримуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек  Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит  Уразаев катнаштылар. 
  Шулай ук, бу чара кысаларында, Бөтендөнья татар конгрессының Казан арты зонасы (Арча, Әтнә, Биектау, Питрәч, Лаеш, Балык Бистәсе, Балтач, Саба, Теләче, Кукмара, Мамадыш) җирле оешма җитәкчеләренең күчмә утырышы узды. 
 Утырышта 2024 елга планлаштырылган эшләрнең торышы, “Шәхесләр елы”на багышланган чараларның үтәлеше һәм 2025 елга эш планнары буенча чыгышлар тыңланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев