Кукуруз гибридлары – мул уңышка юл
Бу хакта белгечләр “ПМК” җәмгыяте җирендә узган семинарда сөйләштеләр.
Агымдагы атнада Сабай авылы янындагы “ПМК” җәмгыяте басуында район шартларында кукуруз үстерүнең алдынгы технологияләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.
“Сингента” компаниясе вәкилләре Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Казан Агрохимсервис” җәмгыяте белгечләре катнашында үткәргән чарада район башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин, республика районнарыннан агрономнар, җитәкчеләр катнашты.
Мәгълүм булганча, “ПМК” җәмгыяте 630 гектар җирне арендага алып, быел яз беренче тапкыр кукурузның уникаль гибридларын чәчтергән иде. Инде көз, димәк, уңышны санар, кайбер нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. “Сезне безнең кырларда күрүебезгә бик шатбыз. Бу – безнең дебют, беренче тапкыр кукуруз үстереп карадык. Инде хезмәтебезгә бәя бирә аласыз. Беренче чиратта безне шушы эшкә алынырга рухландырган “Актаныш” агрофирмасы директоры Рамил Фирдусовичка зур рәхмәт әйтәсе килә. Максатка ирешүдә куелган тырышлыкның 99 проценты аның консультациясе”,– диде җәмгыять директоры Константин Маковеев.
Семинарда катнашучылар демонстрацион кукуруз кырын карадылар һәм мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Техник культураны үстерүдә 9 ел тәҗрибәсе булган “Сингента” компаниясе вәкиле Ленар Шәрифуллин әйтүенчә, өметләр нигездә аклана. Бу хакта 3 метрга кадәр биеклеккә җиткән кукуруз рәтләре, 200-300 граммлы чәкәннәр сөйли иде. “Хуҗалык сөт мул җитештерергә тели икән, беренче чиратта терлек азыгы булып кукуруз тора. Биредә агрофирма технологиясе буенча “Талисман”, “Абелардо”, “Телиас”, “Ротанго”, “Инвиктус” гибридлары игелде.
Уңышны әле искиткеч димәс идем. Чөнки җирнең элгәрен, туфракны белмәдек. Шулай да бер гектарга 85 мең бөртек күмдерелү (күпчелек хуҗалыклар 70-75 меңне кертә), технологияләрнең үтәлүе нәтиҗәсендә масса күп чыга. Аерым участоклар гектарыннан 800 центнерга кадәр уңыш бирде. Моңа күп кеше ышанмый да. Күрсәтелгән гибридларда крахмал 27-35 процентка кадәр җитә, анализлар шуны күрсәтә. Генетикалары югары булганлыктан, чәчәк атканда серкәләр югары температурга түзә, куелануга тотрыклы, шулай ук ашламаларны җиңел кабул итә”,– диде орлык сату буенча менеджер.
Кукуруз басуын авыл хуҗалыгы җирләренә спутник аша мониторинг ясаучы Cropwise программасына да керткәннәр. Әлеге мобиль кушымта уңышны җыйнарга кирәклеген 5 көнгә кадәр алдан әйтә, чәчүлекләрнең торышын да контрольдә тота.
Компания вәкилләре шулай ук утыртудан башлап, җыеп алганчыга кадәр кулланырга тиешле агротехник чаралар белән җентекләп таныштырдылар, семинарда катнашучыларның сорауларына да җавап бирделәр. Уңыш чыгышы мәсьәләсендә киңәшмәне алып барган Дмитрий Надеждин белән, кечерәк зурлыктагы чәкәнне, бер кукурузны үлчәттереп, бәхәскә керүчеләр дә булды.
Семинар “Игенче” җәмгыятенең кукурузның 19 гибриды чәчелгән 5 гектарлы тәҗрибә кырында дәвам итте.
Гафур хӘсӘншин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
Кукуруз – терлекләр өчен сөт җитештерүдә төп азык культурасы. Соңгы елларда районда аның мәйданнары арта бара. Без кукурузны игү технологияләрен яхшыртуга зур игътибар бирәбез, уңышны бөртекне тулысынча өлгертеп җыеп алуны бурыч итеп куябыз. Шул чагында составындагы крахмалы да, туклыклылыгы да, энергиясе дә югарырак була. Кама алды зонасының төньяк районнарында кояшлы көннәр, актив температуралар суммасы белән бәйле рәвештә кукуруз игү мөмкинлекләре күпмедер чикләнгән. Гибридларны ФАО квалификациясе буенча сайлап алырга туры килә. ФАО 200дән артып китсә, аның чәкәне өлгерми, бөртек тә җитешми. Силоска гына бара. Соңгы елда терлек азыгы җитмәүне исәпкә алып, кукуруз 7 меңгә якын гектарда игелә һәм алардан ел ярымлык силос запасы тупларга планлаштырабыз. Бөртекне сыттырып, төрле вариантларда, консервантлар белән әзерләү мөмкинлеге дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев