Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Кул көрәштерделәр Чистайда, безнекеләр булдырды

Рамил Владимиров (Шәмәрдән) һәм Камил Фәйзетдинов (Саба) үз төркемнәрендә чемпион исемен яуладылар.

   Чистайда армрестлинг  (кул   көрәштерү) буенча инвалидлар арасында республика  чемпионаты  үткәрелде. Рамил Владимиров (Шәмәрдән) һәм Камил Фәйзетдинов (Саба) үз төркемнәрендә  чемпион  исемен  яуладылар. Рөстәм Заһидуллин (Лесхоз) Идеал Хәлимов, Илшат Мирзаәхмәтов (Килдебәк), Илфат Тимергалиев, Илназ Сәлахиев (Саба) пьедесталның икенче баскычына   күтәрелделәр. Аларга  медаль һәм Грамоталар тапшырылды.  Хәзер инвалид  спортчылар Алабугада узачак пауэрлифтинг (махсус эскәмиядә ятып штанга  этәрү) ярышларына әзерләнәләр.

Рәшит Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев