«Күңеле киң, кулы – алтын»-диләр Айрат Саматов турында
Һәр авыл җире үзенең уңган-булган, үрнәк гаилә парлары белән матур. Андыйларның барлыгын яшәгән йорт-җирләре үк сөйли.
Көеккә баргач та, Саматовларның өй адресын: “Тимершыктан килгәндә иң яхшы капка шуларныкы”, – дип күрсәттеләр. Димәк, халык күрә, сыный, чагыштыра, матурлыкны бәяли белә. Сүзебез шул матур капкалы йорт хуҗалары Фәния һәм Айрат Саматовлар хакында. Кара инде, кечкенә генә Көек авылында олы җанлы кешеләр яшәп ята икән. Дөрес, гаилә башлыгы тумышы белән Иләбәрнеке. Ләкин бу очракта моның әллә ни әһәмияте юк.
Моннан ун еллап элек, бәлки артыграк та, аларның каршындагы иске генә йортка Свердловскидан кайткан Рәйсә әби урнаша. Олы яшьтә, балалары юк. Берничә ел тормышын үзе алып бара. Аннары сәламәтлеге китә. Ярдәмгә мохтаҗлыгы арта. Аңа социаль хезмәткәр Фәния Саматова булыша башлый. Әмма көн дә янына кереп йөри алмый. Шуннан Айраты аңа: “Бүлмә бар бит, үзебезгә алып чыгыйк”, – дип тәкъдим ясый. Ир кеше каршы килсә, хатын-кыз мондый адымга бара алмас иде. Ә монда Айрат үзе шулай дип тора!
“Хәле бик авыр, җиде көн дә тормаслык иде ул, – ди Фәния ханым. – Шулай уйладык инде. Беләсезме, җиде көн урынына җиде ел яшәде. Тәрбия дә килешкәндер, бүлнискә йөртүнең дә сихәте тигәндер инде. Рәйсә әби шәһәрдә гомер иткән. Ризык мәсьәләсендә үзенчәрәк сайлана белә. Көеннән тордык инде. Айрат аңа гел уңайлык тудырды. Атлап чыга алсынга ишек тупсасына кадәр түбәнәйтте. Мин эштә. Күбрәк үз әнием карады. Гаиләдә дүрт бала. Аннан соң йортка бер-бер артлы диярлек ике килен килде. Оныгыбыз да туды. Шулай бер ел 11 кеше бергә яшәдек. Аннары улларыбыз башка чыкты. Рәйсә әби 95кә кадәр яшәде. Айратның шул ягы да бар, яңа урында йорт салып чыккач, әниемне дә калдырмады. Каян киләдер аңа олы җанлылык. Аннан тыш әле, ашатып-эчертеп, керләрен юып дигәндәй, кызлары читтә яшәгән күрше бабайны карадык”, – дип сөйләде Фәния.
Чыннан да, кайберәүләр үз әниләре өчен дә атлыгып тормый. Кияүләрнең “теща”ларына мөнәсәбәте исә күбрәк мәзәк итеп сөйләнә. Ә Саматовлар йортында бөтенләй башка атмосфера. Баксаң, алай да яшәп була икән. Күңел дигәнен киң даладай иркен хәлдә тоту гына кирәк.
Айрат тирә-якта үзен изге җанлы гына түгел, оста куллы да итеп күрсәтте. Нидер ясарга, уйлап чыгарырга гадәтләнгән һәм башкача яши дә алмый. Вакыты гына җитсен. Моннан 6 ел элек аларның ишегалдында мини трактор барлыкка килә.
“Авылда калдык бит инде. Маллар, бакча белән көн күреп яшибез. Үзем киң профильле тракторчы-машинист. Хуҗалыкта техника кирәк. Тукта әле, мин әйтәм, үзем маташтырып карыйм. Иске “Семерка” сатып алдым да, күперчекләреннән шасси әмәлләдем, двигателе “Лифан”ныкы. Эретеп ябыштыруны үзем башкардым. Нәкъ “Т-150” шикелле уртадан бөгелә торган трактор килеп чыкты. Тулы тапшыргычлы. Бар эшкә дә ярады: бакча сукаладым, бәрәңге утырттык, төбен өйдем, арба тагып печән ташыдым. Кышын кар көрәдем. Бер дә тик тотмадым”,– дип сөйли Айрат.
Шуннан соң ул икенче тракторга да нигез салган. Тик тәмамларга вакыты гына юк. Агач эшләренә дә маһирлыгы бар. Кухня өчен өстәл-урындыкларны күп ясаган. Ә өч ел элек Көек Кулибинының иҗат коллекциясенә тагын бер рационализаторлык эше – бройлер йоны йолкыгыч җайланма да өстәлә.
“Бик файдалы әйбер булды ул. Хатын-кыз мәшәкате күпкә җиңеләйде. Бер сәгатьтә 20-30 чеби эшкәртеп була, бала йонын калдырмый. Дөресен әйткәндә, ярты районны әйләнеп чыкты бугай инде ул. Хәзер дә Сабада, кемдер алып торды”, – ди “Балкыш” үзәге социаль хезмәткәре Фәния эчкерсез шатлану белән.
Айрат Саматов исә Тимершыкта райпо сөт тапшыру пунктында (СППК) продукция кабул итә. Аңарчы 4-5 ел осеменатор булып та эшләгән. Уллары Ленар “Урта Саба” бригадасы җитәкчесе. Булатлары Казанда яши. Салаватлары Арча көллиятендә белем ала, кызлары Фәнзилә мәктәптә укый. Менә шундый соклангыч гаилә белән таныштык Көек авылында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев