Дүрт бала анасы Фәйрүзә Тимергалиева: «Иң бәхетле кеше- шөкер итә белгән кеше»
“Ана булу – тиңдәше булмаган бер хөрмәттер” дигән бөек мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин. Ул бәхет кенә түгел, олы җаваплылык та.
Язмам – дүрт балага гомер бүләк итеп, аларны ана мәхәббәте белән җылытып-назлап яшәүче мөхтәрәм әниләрнең берсе – Кече Шыңар авылында гомер итүче Фәйрүзә ханым Тимергалиева хакында.
Кукмара районының “Нырты” совхозында туып үскән Фәйрүзә Нәкыйп кызы 1992 елда Кече Шыңарга килен булып төшә. Авылның уңган-булган егете Айдар Тимергалиев кунакка кайткан кызны үзеннән ерак җибәрми. Шул көннән тормышның бөтен мәгънәсен бер-беренә терәк булуда, дус-тату гаиләдә тәрбияле балалар үстерүдә күреп, гомер итәләр. Икесе дә җаваплылыгы чикләнгән “Туган як” җәмгыятендә хезмәт куялар. Гаилә башлыгы – механизатор, Фәйрүзә терлекчелектә эшли. Без аны, малкайлары белән сөйләшә-сөйләшә, яңа туган бозауларга сөт эчереп йөргән вакытта очраттык.
“Килен булып килгәч тә сыерлар саудым, таналар карадым. Инде 10 елдан артык тудыру бүлегендә хезмәт куям. Эшебез җиңелләрдән түгел. Бигрәк тә таналарны савымга өйрәтү зур көч сорый. Бозауларны да яшь бала тәрбияләгән кебек күңел җылыңны биреп карарга кирәк. Көнгә 5-6 сыер бозаулаган көннәр бар, андый чакларда бик авырга туры килә. Яңа туган бозауларны махсус урынга киптерергә куярга, 1 сәгать эчендә угыз сөте эчерергә, тананы саварга кирәк. Бозау карау бик четерекле эш. Берәр мал авырта башласа, күңелдән елап йөрисең. Барын да күңелемә якын алам. Табигатем шундый”, – ди Фәйрүзә.
Аның һәр сүзеннән мал җанлы, сабыр, үз эшен яратып, бөтен күңелен биреп эшләве аңлашыла. Иртәнге 4тә торып көненә өч тапкыр ферма белән өй арасын таптаса да, һич зарлануны белми.
"Эшемнән, тормышымнан бик канәгать. Бу авылга килен булып төшүем белән бик бәхетлемен, авыл халкы, күрше-күлән дә бик әйбәтләр, хезмәттәшләр белән дус-тату яшибез. Эшем бар, вакытында хезмәт хакларын алабыз. Җитәкчеләребезгә зур рәхмәт", –ди ул.
Иң бәхетле кеше- шөкер итә белгән кеше, иң күркәм кеше – рәхмәтле булган кеше, диләр. Бу сүзләрнең хаклыгына Фәйрүзә мисалында тагын бер кат инанасың. Булганына канәгать булып яши белүе, сау-сәламәт балалары, ныклы тылы–ире булуы белән бик тә бәхетле ул. Балаларын да үзләре үрнәгендә тырыш, хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәр. Дүрт баланың өчесе инде үз тормышларын корып, оныклар сөю бәхетен дә татыйлар. Айнурлары гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши, кечкенәдән техника белән дус егет экскаваторда эшли. “Туган як” җәмгыятендә йөк машинасында эшләгән Фәннурлары узган ел 29 сентябрьдә мобилизацияләнеп, бүгенге көндә хәрби операциядә катнаша. 10 сентябрьдә Казан кызы Карина белән законлы язылышып, яшь гаилә әлегә 19 көн генә бергә яшәп калган.
“Улыбыз гаилә коруга китәргә мәҗбүр булды. Киленебез белән бергәләп Фәннурыбызның, киявебезнең исән-сау кайтканын көтәбез”, – дип күз яшьләрен сөртә әни кеше.
Гаиләдәге бердәнбер кыз – Айсылу гаиләсе белән Теләчедә яши. Айсылуның ире дә хәрби операциядә икән. Ике сабые белән бергә иң якын кешеләрен зарыгып көтәләр. Тимергалиевларның төпчекләре Зиннур 7 сыйныфта укый. Бүгенге көндә әти-әнисенә төп ярдәмче, зур терәк ул.
"Ирем гаиләдә бер генә бала булгач, каенанам-каенатам да күп бала булуын теләделәр. “Алып кайт, алып кайт, дип гел үгетләп тордылар. Балаларны бик яраттылар, бергә тәрбияләп үстердек. Балалар һәрберсе кечкенәдән хезмәттә булды, уйнарга аралары калмады. Каенанам белән 31 ел дус-тату гомер кичерәбез, каенатам вафат инде. Күп бала алып кайтудан курыкмаска кирәк. Балаларны үстергәндә авыр булса да, үсеп җиткәч бу авырлыклар барысы да онытыла. Оныклар күзгә күренә башлагач, дөнья тагын да ямьләнә. Балалар бәхетле булса – ата-ана да бәхетле инде”, – ди әңгәмәдәшем.
”Фәйрүзә Тимергалиева гаиләсендә ягымлы әни, уңган хатын булса, хезмәттә ул югары күрсәткечләргә ирешүче, эшен җиренә җиткереп башкаручы терлекче. Барына да өлгерүе, тырышлыгы, сабырлыгы белән ихтирам уята. Авыл хуҗалыгы нәкъ шундыйларга таяна да инде”, – дип бәяли АПК хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев