Күп сынаулар кичкән Суфия апа
Язмыш аңа сынауларны бишектән үк әзерләгән.
Югары Шытсу авылында яшәүче тыл ветераны Суфия Вәли кызы Хәйруллина кичергән михнәтләрне йөрәк аша уздырганнан соң, Акъәбинең сабырлыгына, сыгылмас көч-куәтенә сокланасың. Язмыш аңа сынауларны бишектән үк әзерли. Тугыз ай вакытында әтисе гаиләсен ташлап, икенче оя кора. Озакламый сугышка алына. “Мәктәптә укырга насыйп булмады: тамак ялына танышларымда балалар карадым. Әтиләре сугышта, әниләре колхоз эшеннән кала алмый. Үзем дә бала гына идем әле. Аларның икмәкләре, оннары бар. Тамагымны шуларда туйдыра идем. Өйгә әзерәк он да биреп кайтара иде. Аннан соң “сложный” дип аталган икмәкне суктыра торган машинада сугуда эшләдем. Без кызлар, шуңа көлтәне биреп торабыз, олылар шуңа тыгып сугып торалар. Унар көн басудан кайтармыйлар. Салам эскерте астында тычканнар белән кунабыз. Аяктан чабаталар өзелеп төшә, оекчан йөреп, аяклар канап бетә иде. Фермада эшләгәндә дустым Оркыя көндез кара итәгенең сул ягын кия иде. Мин кич шуның уң ягын әйләндереп киеп клубка чыгам. Без күргәннәрне кичерергә язмасын”, – дип искә ала тыл ветераны. Ул чорлардагы ачлык-ялангачлыкны күзалларга шушы бер генә мисал да җитә.
Сугыш бетү хәбәрен дә Суфия апа бүгенгедәй хәтерли. “Мин авыл уртасында амбарда каравыл торам. Ашлык кайтса, кладовщикны, эшчеләрне алып киләм. Читтән килгән Хөсәенов дигән кеше агент булып эшли иде. Шул Түбән Шытсуга салым җыярга төшеп китте. Озак та үтмәде Хөсәенов: ”Урра, сугыш бетте, сугыш бетте, акча җыймадым" дип, урам буйлап кычкырып менеп китте”, – дип искә ала Акъәби. Сугыштан кайткан авылдашлары, әтиләре белән күрешүләре әле дә күз алдында аның.
1958 елда Харис абый белән кавышып, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Суфия апага ирен, кызын, киявен, оныгын югалту хәсрәтен дә кичерергә туры килә. Язмыш сынауларын күп кичерсә дә, Суфия апа тормышка мәхәббәтен, күңел аклыгын югалтмый. Изге күңелле, һәркемгә игелекле булганы өчен авылдашлары арасында абруе зур. Ул башта фермада сарыклар карый, аннан озак еллар клубта җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә ул авылда яшәүче кызы Хәниянең, оныкларының, туганнарының кадер-хөрмәтендә, үзе гомер иткән нигезендә хәерле картлык кичерә. 93 яшен тутырса да кул эшләреннән аерылмый, йөрәк җылысын кушып бәйләнгән оекбашлар белән якыннарын сөендерә. Тәмледән-тәмле камыр ризыклары белән сыйлый. Якыннарына Акъәбинең күңел җылысын озак еллар тоярга язсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев