Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Башкортостан рәссамы Миңгәрдә иҗат итә

Танылган затчы Фәйзрахман Камал белән Саба районының Тимершык мәдәният йортында эшләгән Россия рәссамнары картиналар күргәзмәсендә очраштык.

   Ул үзе Башкортстанның  Чакмагыш районы Нариман авылыннан. Армиядән соң ике ел кинотеатрда рәссам булып эшләгәч, Санкт-Петербургта сәнгать ака­демиясендә укыган, А.Штиглиц исемендәге нәфис-сәнәгать академиясе дипломы да алган. Техник дизайнер. Уфада авиация институтында студентларга өч ел эргономика фәне серләрен ачкан. Аннан кабаттан Санкт-Петербургка кайтып иҗатын дәвам иткән һәм 1996 елда иҗатта яңа юнәлеш - транформацияләнгән сәнгатькә нигез салган рәссам.

  Фәйзрахман Камал белән сөй­ләшүне шуннан башладык. “Аның үзенчәлеге шунда ки, ул абстракционизм белән реализм арасына күпер салу, – дип аңлатты рәссам. – Әлеге юнәлешнең бер­сен аңлаган кеше икенчесен кү­ңеленә якын да китерми. Шуңа да икесенең арасында сәнгати күпер булырга тиеш. Нинди хистә буласың, картинаны шундый ки­черештә үзең теләгәнчә күрә ала­сың. Транформацияләнгән сән­гатьне яшьләр тизрәк аңлый. Шу­ңа үземне дөрес юлдамын дип саныйм. Санкт-Петербургта яңа юнәлеш белән ныклап  шө­гыльләндем. Халыкара күргәз­мә­ләрдә катнаштым Финляндия, Фран­циядә булдым. Әле дә 19 кар­тинам Парижда калды”.

– Ә Миңгәр авылы сезне кайсы ягы белән тартты?

– Без башта Казанга кайттык. Йорт төзегәндә күршемдә генә яшәүче шагыйрь Гәрәй Рәхим белән аралаштым. Ул минем рухи таянычым булды, бергә китап­лар да эшләдек әле. Минем бит һөнәрләр күпкырлы. Кинорежиссер икәнлегемне әйтмәдем бугай. Кинолар белән дә кечкенәдән кызыксына идем, 7 яшьтән фотога төшерә башладым, соңрак видеокамералы да булдым. Мине Санкт-Петербурга чакта, ул вакытта кара сакаллы икәнлегемне күреп, “Ленфильм”га еш чакырдылар, күпләгән массовкаларда төштем. Танылган кинорежиссер Валерий Наумов белән таныштым, аның белән 10лап документаль фильм төшердек. Кечкенә генә студиям дә бар иде.

Казанга кайткач та, шөгылемне ташламадым. Кино да шул ук күп­ләгән картинкалар агымы бит ин­де, рәссам өчен таныш нәрсә. ТНВ каналыннан күрсәтелгән “Яралы язмышлар” циклын Ис­кәндәр Сиражи белән бергә эш­ләдек. Габделфәт Сафин белән биш еллап концертларда да йөр­дем әле, аңа 90лап клип эшләгәнмендер. Инде беләсез, тормышның без көтмәгән си­кәлтәләре була. Ничектер, 2015 елда Җәүдәт Миннәхмәтовның туган көненә китап чыгарырга дигән нияттән элемтәгә чыктылар да, Гәрәй Рәхим белән Миңгәргә алып килделәр. Шул вакытта ук авыл күңелемә кереп калды. Юлым шунда тарткан икән. Ике ел элек Миңгәргә кайттым да, иске мәктәп бинасында остаханә булдырып, иҗат белән шөгыльләнә башладым. Миңгәрдәге манараның скульптура ягыннан бизәлешен тәэмин иттем, Сөембикә темасы белән барлык номерларга рәссамнарның картиналарын җый­­дым. Сөембикәнең (фотода)һәм улы Үтәмешнең сыннарын эш­ләдем.

Ә Миңгәрдә рәссамнар симпозиумын үткәрү фикерен Җәү­дәт Мидхәт улына 2015 елда ук җиткергән идем. Ул чагында вакыты булмады, эше күп иде. Былтыр майда Миңгәрнең яңа күлләренә исемнәр бирү темасы белән тарихчыларны, ша­гыйрьләрне җыйдык. Ни­һаять, быел гыйнвар аенда “Миң­гәр – республика җәүһәре” Бө­тен­россия симпозиумы үткәрү ния­тен тормышка ашырдык. Россиянең күп шәһәрләреннән килгән рәс­самнар ике атна дә­вамында авыл­ның матурлыгын, кешеләрен картиналарга кү­черделәр, тарихи скульптуралар эшләнде. Балалар өчен мас­тер-класслар да үткәрделәр. Картиналарның 46сы Җәүдәт Миннәхмәтов карамагына тапшырылды. Өч скульптура да бар. Менә бүген картиналарның байтагын мәдәният йортына күргәзмәгә алып килдем. Җәй көне дә рәссамнарны җыю фи­керендә торабыз. Саба районын күрсәтербез, тарихи истәлекле урыннары, табигате рәсемгә са­лыныр дибез. Заманасы ул тү­гел дип торырга кирәкмидер. Кар­тиналарның кешене тынычландыру үзлеге бар. Рәсем аркылы моңарчы игътибар итмәгән төс­ләрне күрә башлыйсың, карти­наларга карасаң, дөньялар мату­раеп китә. Рәссамнар авыр чакта бигрәк кирәк. Кыскасы, эш­кә этәргеч бирелде. Инде музейга кайчан керергә, карарга була дип шалтыратучылар күп.

– Шушы күләмле эшләрдә баруда булышчыларыгыз бармы?

– Миңа туганнан туганым, рәс­сам, музей белгече, галим-эти­мо­лог Раушания Габидуллина яр­­дәм итә. Әле безнең “Миңгәр-Са­ба-Калатау” дигән хезмәт тә әзерләнеп ята. Материал күп, инде 281 бите әзер. Тәмам эше беткәч, китап булып басылып чыгачак. Сеңлекәшемнең килүе Миңгәрдә кул эшләре музее ачуга да этәргеч бирде. Алга таба бина ремонтына да Җәүдәт Мидхәт улының хәер-фатихасы алынды. Гомумән, минем юлымда аның кебек меценатның очраганы юк иде әле.

–Язылачак китапның исеменә әйләнеп кайтыйк әле. Кайсы Калатау турында сүз бара?

–Тимершык белән Миңгәр арасындагы калкулык. Мәҗүсилек вакытында тау зур әһәмияткә ия булган. Мишә елгасы агышын өйрәнеп, Бозлык чорына кадәр биредә җир кабыгының ярылуы турында да әйтә алабыз. Миңа, син биредә бер генә ел яшисең, каян беләсең, диләр. Әгәр Бозлык чоры килмәсә, Мишә елгасы 100-150 метр тирәнлектәге каньонны хәтерләтер иде. Анализлар Миңгәрдә халык эчкән суда көмеш барлыгын күрсәтә. Шуңа күрә ул бозылмый.

–Сезгә кайсы якынрак: сыннар ясаумы, картиналар язу­мы?

– Ике юнәлештә дә планнарым бар. Күбрәк скульптура – сыннарга тартылам. Әле мин балалар белән дә эшлим, мастер-класс­лар үткәрәм. Былтыр аеруча күп өйрәттем. Картиналар ни­гездә тарихи темага язылыр дип уйлыйм. Ният иткән башка эш­ләрем дә көтә. Алары турында ар­тык җәелмим, гамәлгә ашкач әй­термен.

–Күпкырлы талант каян килә һәм ул буыннан-буынга күчәме?

–Безнең нәселдә рәссамнар булган. Шәҗәрәбез бер линия буенча шагыйрь Шәехзадә Ба­бичка да барып тоташа. Мәгъ­рифәтче Акмулла белән дә бәй­ләнеш булырга тиеш, ләкин монысын төгәл ачыкларга ки­рәк. Шәҗәрәне өйрәнүдә 14 бу­ынга кадәр барып җителгән. Балаларыбызга килгәндә, ике татар җанлы ул үстердек. Олысы Ильяс виолончель, кыл-кубыз кебек үзенчәлекле уен коралларында уйный. Яшь композитор, халыкара конкурслар лауреаты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры, Россия һәм Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы, рә­ис урынбасары. Ильяс “Минем Такташ" камера операсы язды. Музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен Муса Җәлил премиясе алды.

Кечесе Салават КАИны тәмам­лады, заводта инженер булып эшләде. Җиде тел белә, ин­тер­неттан кытайчаны да үз­ләш­терде. Мөселман универ­ситетында белем алып, хәзер Коръән-хафиз, дин юлыннан китте.

Ничек сокланмыйсың да, ничек горурланмыйсың инде шундый шәхесләр белән! Афәрин, Фөйзерахман! Рәсем дөньясында үз юлын, үз стилен тапкан остага иҗат уңышлары телим.

Сүз уңаеннан: картиналар язу, сыннар ясау белән кызыксы­нучыларны һәр атнаның дү­шәм­бесеннән кала, 15.00. сә­гатьтә музейда, мастер-класска кө­теп калалар. Үткәрелү урыны: иске мәктәп бинасы. Үзегез дә, балалар белән дә килергә мөм­кин. Рәсем белән кызыксынган кешегә зур мөмкинлек бу. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев