Күрмәүчеләрнең проблемаларын күрә белик
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Саба җирле оешмасы отчет-сайлау конференциясе булды.
Аның эшендә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, социаль фонд, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре катнашты. Хисап чорында (2021-2025 еллар) башкарылган эшләр турында хисап тоткан рәис Рәмзия Галимова чыгышында әйтелгәнчә, оешмада Саба, Кукмара һәм Теләче районнарыннан 343 кеше исәптә тора. Шуларның 51е – бөтенләй күрмәүчеләр. Хисап чорында (2021-2025) җәмгыятькә 38 кеше кабул ителгән. Саба районы буенча алганда, күз буенча 176 инвалид бар. Ветераннар советы рәисе Альфред Габдерахмановны оешмада әгъза булып торучылар белән тормаучылар арасындагы аерма кызыксындырды. Җаваптан аңлашылганча, андый кырт кисеп куйган сызык юк. Әгъза булып торучыларның хокуклары һәм бурычлары җәмгыятьнең уставында төгәл беркетелгән. Мисалга, алар теләсә кайсы сораулар, тәкъдимнәр һәм гаризалар белән оешма исеменнән югарырак органнарга мөрәҗәгать итә, үзара ял чаралары оештыра алалар.
“Безгә күз буенча инвалидлар исемлеген беркайда да бирмиләр. Кешенең өенә барып, син күрәсеңме, дип сораштырып йөреп булмый бит инде. Казанга да чыктык, исемлек бирергә хокуклары юклыгын күрсәтеп хат җибәрделәр. Шушы мәсьләләне хәл итеп булмасмы икән. Без инвалидлар белән ничек эшләргә тиеш?”, – диде Рәмзия Галимова.
Тимершык авыл җирлеге инвалидларының башлангыч оешмасы рәисе Риназ Фазылов Шәмәрдән “Яшьлек” үзәгендәге инвалидлар өстәл теннисының берсен күнегүләр вакытында Сабага күчереп торуга кагылышлы сорауны бирде. “Мәсьәләне уңай хәл итү турында уйларга кирәк. Беркетмәгә кертегез әле бу тәкъдимне”, – диде Марат Кәримов һәм җәмәгать оешмаларын күз буенча инвалидларга өстәл уеннары инвентарьларын грантларга оту буенча конкурсларда актив катнашырга чакырды. Оешманың эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнде. Рәсми өлештән соң, җәмгыятьнең аеруча актив әгъзалары бүләкләнде. Бу вазифага бертавыштан кабат Рәмзия Галимова сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев