Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Курсабаш» җәмгыяте җитәкчесе Ирек Җиһаншин: «Терлекчелектә елны кимендә 2-3 процент үсеш белән тәмамлау бурычы тора”

Авыл хезмәтчәннәре кышкы чорга әзерләнә

 Аграр тармакта район күләмендә ирешелгән уңышларда “Курсабаш” җәм­гыятенең дә өлеше бар. Хуҗалыкта йөздән артык эшчене берләштергән коллектив көче белән 9 айда  барысы   44120   центнер сөт са­вылган. Үсеш 101 процент булган. Мөгезле терлекләрдән   2414 центнер  артым (2022 елга  карата – 105,3%)   алынган. Барысы 2637,6 центнер ит җитештерелгән. Амбарларга  29385,4 центнер  ашлык  кайткан. Механизатор­лар инде урып-җыю техникасын  саклауга куеп, башка тракторларга   күчеп  утырды, терлекчеләр дә  кышкы чор шартларына   җайлашып бара.

“Уртак  җаваплылык  тоеп  эшлибез. Дүрт кеше, сменалап 430 сыер  савабыз.  Бишенчебез  ял иттерә. Малларны  яратабыз, алар да яхшы карашны  аңлый, Иркәләсәң,  сөтне  күбрәк бирә”,– ди 24  ел хезмәт стажы булган Рәзилә Әхмәтҗанова.  Ул 9 айда 5683,3 центнер   сөт  савып иң  югары   күрсәткечкә  ирешкән. Бозаулар  карауда  Алинә Закирова  алдынгылар исемлегендә.   “Башта кибеттә сатучы  идем. Фермага  килгәнемә  7 ел, Аллага шөкер, үкенмим,  бу  эш   күбрәк  оша­ды. Симертүдәге бозаулар саны 80 дә була, 160ка җитә.  Авырмасалар, эчләре  кит­мәсә,  үсәләр, көнлек артымның бер  ки­­лодан  узган  айлары  да була”,– ди Алинә. 

  Җәй буе  сенаж һәм  силоска  яшел   массаны  “Ягуар-810”  комбайнында туратып  төягән Фәнил Рәхимуллин үзенә 20гә 80 программасы буенча  йорт салына башлавы  белән  куандырды. Хезмәт кешесенә  хөрмәт билгесе шушы  инде.  Фәнил  19004 тонна  терлек  азыгы туратып  төяткән.  “МТЗ”да  393 гектарда сабан  культуралары  чәчкән, 277 гектарда җир эшкәрткән.

“Киләсе  ел уңышын кайгыртып, туфракны, чәчүлек орлыкны тиешле   күләмдә  әзерләдек. Терлекчелектә  елны  кимендә  2-3 процент  үсеш белән  тәмамлау  бурычы тора”,– ди хуҗалык  җитәкчесе  “Ирек  Җиһаншин.

Фотода: "Курсабаш" алдынгылары Гомәр Нигъмәтҗанов(сулдан),Рәзилә Әхмәтҗанова, Ирек Җиһаншин (җитәкче),Алинә Закирова Фәнил Рәхимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев