Күрше районда фаҗига: йорт янып беткән, хуҗасы һәлак булган
Сак һәм уяу булыйк!
Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частенда хәбәр иттеләр, дип яза «Хезмәт даны» газетасы сайты.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте
27 гыйнвар көнне 18.04 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара районының Татар Толлысы авылы, Зеленая урамында йорт януы турында хәбәр алына. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частенда хәбәр иттеләр.
Янгын сундерүчеләр килгәндә, йортның түбәсе һәм эчке стеналары яна, ут ялкынының күрше корылмаларга таралу куркынычы була.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы алып, үзе генә яшәгән йорт хуҗасының бина эчендә калырга мөмкинлеге турында җиткерәләр.
Янгын нәтиҗәсендә 49 квадрат метр мәйдандагы йорт янып бетә һәм 1960 елгы ир-ат һәлак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев