«Кыңгырау»лар «Шалкан»ны айн момент тартып чыгарды
Ул Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланды.
Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү – тәрбиянең аерылгысыз өлеше. Иң кечкенә яшьтән үк бала бу кагыйдәләрне үтәүнең никадәр мөһим булуын аңларга тиеш, чөнки аның гомере һәм сәламәтлеге шуңа бәйле.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру максатыннан, 2026 елның 27 февралендә Саба районы 4 нче «Кыңгырау» балалар бакчасы урта төркемендә тәрбияләнүчеләр рус халык әкияте «Шалкан» мотивлары буенча Юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган театрлаштырылган тамаша күрсәттеләр.
Һәр әкиятнең үз гыйбрәте була. Бу әкиятнең дә төп фикере бар: һәркем ЮХКне белергә һәм үтәргә тиеш. Балалар үзләрен чын артистлар итеп хис иттеләр, юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү сәламәтлекне һәм иң кадерле нәрсә – гомерне сакларга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев