Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыр батыры дигән даны бар

Борын-борыннан татарда иген­­ченең хезмәте югары бәя­ләнгән. Аларны юкка гына ил­нең туен­дыручылары дип атама­ганнар. Бу – бик югары һәм мактаулы бәя.

Игенченең  хезмәт җимешләреннән һәр кеше көн дә файдалана. Заманалар үзгәрсә дә, кырда эшләүчеләргә хөрмәт арта гына бара.  Аларның бер көнлек хезмәте, халык әйтмешли,  елны туйдыра. Бөтен тормышын авыл хуҗалыгында эшләүгә багышлаган Фәһим Нотфуллин да моның шулай икәнлеген  ишетеп кенә белми. Ярты  гасыр гомере  кырда үткән хөрмәтле  механизатор  ул.

“1956 елда Татар Икшермәсендә тудым.  Ул вакытта гайка-болт бо­ра белгән  кешегә 3 класслы трак­торчы-машинист таныклыгы бирәләр иде. Иске Икшермә мәктәбендә  “Трактор”  фәненнән Мөхәммәт  абый  укытты.  1973 елда  мин дә шул праваны  алып  чыктым һәм шуннан бирле техникада инде  мин. Армиягә  киткәнче үк “ДТ-75” тракторында  эшләдем.  Күңелемне  алып  калган  булган,   күрәсең, БАМны төзегән солдат  киемен  салгач  та,  шул  “ДТ”  кабат  үзенә  чакырды. Халык телендә “Дөя”  дип аталган  Т-4”не 12  ел  йөрттем.  Бу “ДТ-75М” инде бишенчесе бугай.  Аңа 2000  елда  утырган  идем, шуннан бирле язгы һәм  көзге  чәчүдә катнашам, җир тырмалыйм. Пенсиягә  киткәнче кышларын  фермада,  йә паркта хезмәттә булдым. Район Сабантуйларында  7-8  ел “Кыр батыры” буларак  чакырдылар. Рәхмәт хөрмәтләгәннәре  өчен. Әле  дә хәлемннән   килгәнчә хуҗалыкка  ярдәм итәргә  тырышам”, –  ди Фә­һим Нотфуллин.

Чыннан да, хуҗалыкларда  иске “ДТ”ларны шул ветеран   механизаторлар гына тота  инде. Алардан  соң башмаклы тракторларга  утыручы булмаячак. Мәкальдәгечә әйтсәк,  карт алаша буразнаны боз­мый. “Мөхәммәтшин”  крес­тьян-фермер хуҗалыгы  агроно­мы  Данил Сәйфуллин  да шул  фи­кердә.

  “Фәһим  абыйны 2011  елдан беләм. Бик тәртипле, тың­лаучан  механизатор. Эшкә  чакыр­саң, ялда дип тормый, хәзер  килеп  җитә. Элеккеге 10,8  метрлы “СЗ”лар хәзерге  чәчү  комплексларыннан  калышмый әле. Көйләргә  җайлы, ашлык белән бергә  ашламасын  да  кертеп бара. Быел сабан культураларын гектарына    120  ки­лограммнан  азофоска белән тук­лан­дырдык. Фәһим абый чәчкән мәйданнарның да тишелеше әйбәт,  сыйфат  комиссиясе уңай бәя бирде”,– ди җир белгече.

Фәһим Нотфуллин  быел  яз, ватылмыйча  эшләп, 336 гектарда,  ягъни барлык  сабан  куль­ту­раларның 41 процентында  иген чәчкән, 98 гектар җир тырмалаган, 17 норма/смена  эш башкарган.  Туган  ягы кыры тормышына әверелгән механизатор хәзер тракторын   көзге  чәчүгә әзерли. “Мө­хәммәтшин”  хуҗалыгы  шундый хезмәтсөярләре белән дә көчле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев