Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Кырбаш авылында ”Керәшен мәдәнияте көне”

Бәйрәм Кырбаш авыл клубы мөдире һәм «Нардуган» керәшен фольклор коллективы җитәкчесенең чыгышы белән башланып китте.

 

Татарстанда «Күрше» дигән яхшы күршелек һәм ишегалды вакыйгалары фестиваленең кышкы сезоны кысаларында 28 февральдә Кырбаш авылында «Керәшен мәдәнияте көне» дип исемләнгән этно-бәйрәм узды.

Бәйрәм Кырбаш авыл клубы мөдире һәм «Нардуган» керәшен фольклор коллективы җитәкчесенең чыгышы белән башланып китте. Фольклор коллективы тамашачыларга керәшен халык җырларын, биюләрен тәкъдим итте һәм керәшен халкының гореф-гадәтләре белән таныштырды.

Чара кысаларында «крупеничка» курчакларын ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Катнашучылар түгәрәк уеннар уйнадылар, чыгыш ясаучыларга кушылып җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Аннары халыкның биюле уеннары башланды. Аерым катнашучылар, өч гаилә арасында да ярышлар үткәрелде. Бу ярышларда дуслык, мәхәббәт һәм бердәмлек җиңде.

Кунаклар коймаклар, пироглар, тәмле чәй һәм керәшен милли ризыклары белән сыйландылар. Бәйрәм җылы һәм дустанә мохиттә узды, һәркемгә күтәренке кәеф, көч һәм дәрт өстәде. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев