Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Кырбаш авылында Питрау

Традиция буенча Питрауны изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көнендә, Петр посты тәмамланганнан соң билгеләп үтәләр.

 

Узган шимбәдә Кырбаш авылында Питрау бәйрәме үткәрелде.

Традиция буенча Питрауны изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көнендә, Петр посты тәмамланганнан соң билгеләп үтәләр. Халык җырлары һәм биюләре белән ачылган бәйрәмдә Иске Икшермә мәдәният йортының «Сударушка» фольклор коллективы да чыгыш  ясады.

Программа бай һәм мавыктыргыч булды. Балалар һәм өлкәннәр мастер-классларда, кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерү, бүкән тәгәрәтү, “Тылсымлы таяк” һәм башка кызыклы уеннарда бик теләп һәм кызыксынып катнаштылар. Бәйрәм кунакларын коймак һәм самавырдан чәй белән сыйладылар. Чара азагында яшьләр өчен дискотека булды.  “Барлык кунаклар өчен дә бәйрәм рухы тудырылды, истәлекле бүләкләр һәм призлар  бирелде. Тамашачылар матур бәйрәм өчен рәхмәт белдерделәр”, – диде Кырбаш авылы  клубы  мөдире  Надежда  Черненко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев