Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Кырык ел халыкка хезмәттә

... Авылда үткән балачакның иң якты хатирәләренең берсе – хат ташучы апаның гәзит таратуын көтү булгандыр. Телевизор юк, интернет, кәрәзле телефон әле төшкә дә керми...

 Шуңа күрә бар мәгълүмат гәзит-журналларда. Малай-кызларның иң якын дусты, сердәше булган “Мурзилка”, “Ялкын”, “Яшь ленинчы”ларны кайсыбыз гына көтеп алмагандыр. Ә инде якын дустың яки туганыңнан хат, котлау открыткасы алу иң күңелле мизгелләрнең берсе иде.

Хәзер заманалар үзгәрде. Язышулар телефон аша, вакытлы матбугатны сайтларда укырга була. Шулай булса да, почта халыкка иң кирәкле хезмәт булып кала. Эш төрләре дә артты гына. Шәмәрдән почта элемтәсе бүлеге начальнигы Рәсимә Гарифуллина белән дә сүзне элеккеге елларны искә төшерүдән башладык.

“И, ул 80нче, 90нчы елларда эшнең күплеге. Почта поезд белән килгән чаклар. 1992 елдан гына Казаннан машина белән китерә башладылар. Хат ташучылар тәүлегенә биш тапкыр, ягъни төнге 12дә башлап, иртәнге 4тә ат җигеп посылка, газета-журнал алырга чыгалар иде. Поезд барган шәпкә генә төшереп калдыралар. Шуларны җыеп алып бинага алып киләләр, аннары район буенча таратыр өчен бүләләр. Элеккеге хезмәткәребез Нина апа Степанова да боларны яхшы хәтерли. Шәмәрдәндә ике хат ташучы эшләгән вакыт. Газета-журналлар бер сумкага гына сыймый. Бер өлешен алдан урам башындагы йортта калдырып торып, аннары шуннан гына килеп алып, тараталар иде”,– дип хәтерен яңартты ул.

Рәсимә Пүкәл авылында ишле гаиләдә туган. Мәктәптә укыганда хат ташучыны өч ел җәйге айларда ялга чыгарган. Өтернәс, Пүкәлгә һәм Эзмәнең бер урамына почта тараткан. Солдат хатлары белән әниләрне куандыру, кешеләр белән аралашу ошап киткән үзенә. Аттестат алгач та, элемтә техникумына укырга кергән. Дипломлы белгеч башта бер ел авылларда почта элемтәләре начальникларын ялга чыгара. Ә 1984 елда укыганда практика узган Шәмәрдәнгә рәсми рәвештә билгеләнә. Рәсимә Вакыйф кызы биредә эшләгән 41 елда бистә зур үзгәреш кичерде. Халык саны артты, хәзер 1300 шәхси йорт, 58 күпфатирлы йорт кына бар. Шәмәрдәндә пенсияләрне почта аша алучылар да Сабадагыга һәм Теләчедәгегә караганда күбрәк. Өлкәннәр элемтә бүлекчәсенә сирәк очракта гына үзләре килә. Халыкка 6 хат ташучы, 2 оператор хезмәт күрсәтә. Римма Әхмәдуллина, Резеда Мөхәмәтова, Винера Әхмәтова инде озак еллар эшлиләр. Тагын өч участокта яше-карты Дания Зарипова, Ольга Власюк һәм Айсылу Якимованы да көтеп ала. Халык бик ярата үзләрен, вазифаларын җаваплы башкаралар, пенсия-корреспонденцияләрне вакытында тапшыралар. Рәсимә үзе дә почта сумкасын алып, газета-журнал таратырга чыга.

“Товарын да сатабыз. Әйбәтләп тәкъдим итә белсәң, алалар. Кайбер продукциягә ташлама ясала һәм кибеттәгедән арзанрак була. Матбугатка яздыру планын да үтибез. Икенче яртыеллыкта “Саба таңнары” алучылар санын да арттыра алдык. Гомумән, хат ташучылардан уңдым. Ә операторлар Гөлназ Низаметдинова белән Асия Фәтхуллина клиентларны офиста кабул итәләр. Эшләре күп. Чөнки халыкны иминиятләштерүнең нинди генә төрләре йөкләнмәгән почтага! Әйтик, дару препаратлары сатып алганда акчаның бер өлешен кире кайтарырга була. Шулай ук урман талпаны тешләү очрагыннан да иминиятләштерергә мөмкин. “Почта-банк” хезмәте дә күрсәтелә”, – ди ул.

Рәсимә Гарифуллина үз вазифасын башкаруда уңышлары өчен “Россия почтасы” акционерлык җәмгыяте макрорегионы, шулай ук Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

“Рәсимә Вакыйф кызы иң зур стажлы, күп мактауларга ия хезмәткәребез. Һәрвакыт төгәл, үз сүзен әйтә, һәр клиент белән мөлаем елмаеп эшли белә торган үрнәк кадрыбыз. Шәмәрдән – кечкенә җирлек түгел, менталитет та икенчерәк. Төрле милләт кешеләре яши. Ул аларның һәрберсе белән уртак тел таба ала. Абунәсен дә җыя, товар сата, иминият эшен дә алып бара. 2023 елда бинага үткәрелгән ремонтка да зур җаваплылык белән карады”, – ди хезмәттәше турында Рафил Заһидуллин.

Рафил Заһидуллин,

Саба районара почтамты җитәкчесе:

“Саба районара почтамты 5 районны берләштереп, үз эшен алып бара. Хезмәт күрсәткечләребез тотрыклы. Куелган бурычларга ирешелә. 2024 ел һәм агымдагы хисап чоры нәтиҗәләре буенча план үтәлешебез 100 процент тәшкил итә. Рейтингларга күз салганда да, сынатмыйбыз, без республикада һәм “Волга” макрорегионы буенча лидерлар рәтендә. Коллектив бер максатка тупланган. Почтальоннарыбыз һәр авылда бар диярлек. Шул ук вакытта Сатыш, Килдебәк, Олы Нырты, Арташ авылларында почта бүлекчәләренең ябык торуы күңелне борчый. Шушы мавыктыргыч һөнәрне үзенеке итәргә теләк белдерүчеләр булса, ишекләребез ачык. Көтеп калабыз. Эш юнәлешләребез бик күп. Абунә гомер-гомергә беренче урында булды. Матбугатка яздыру зур суммаларда үтәлә, һәр декадада республикада беренче урында барабыз. Шулай да күп­ләр әле газета-журналларның мөһимлеген аңлап бетермиләр. Бигрәк тә район кешесенә “Саба танңары” кирәклеген. Интернетка, телефонга гына текәлеп утырып, күз талдырып тормышның бөтен яңалыкларын белеп бетереп булмый. Файдалы мәгълүматны күбрәк газеталардан табып аласың.

Матди-базабызга килгәндә, шулай ук тотрыклы. Вакытында һәр маршутка чыгып китәрлек машина йөртүчеләребез, операторларыбыз бар. Барысы үз эшен намуслы башкара. Хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән ихлас котлыйм. Шулай ук ветераннарыбызга иң изге теләкләремне җиткерәм. Эштә яңадан-яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев