Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кышкы авыл спорт уеннарында җиңүчеләр бүләкләнде

Ярышлар Вологда өлкәсенең Череповец шәһәрендә Россиянең 49 төбәгеннән 700 кеше катнашында март аенда үткәрелгән иде

 

 Спорт министрлыгында XI Бөтенроссия  кышкы авыл спорт уеннарында җиңүчеләрне   бүләкләделәр. Ярышлар Вологда өлкәсенең Череповец шәһәрендә Россиянең  49 төбәгеннән 700  кеше катнашында март аенда  үткәрелгән  иде. Республика данын Саба, Яшел Үзән, Кукмара, Спасс районнарыннан 17 спортчы  яклады. Татарстанлылар авыл  халкы 800  меңнән арткан территорияләре буенча 1нче  урынны  яулады. Сабадан Илсөяр һәм Дамир Шакирҗановлар гаиләдә 2012-2013  елларда туган  малайлары булган командалар турнирында  2нче  урынны алган, Әнвәр  Шакирҗанов  чаңгыда узышта көмеш  призер  булган  иде.  Сыер савучылар ярышында Улугбек Ваисов,  Фиргать Шәйхуллин яхшы нәтиҗә   күрсәтте.  Улугбек Вайисов  чаңгыда – 1нче, гер    күтәрүдә 2нче  урынны   алган  иде Уеннар 7 спорт төре буенча узды. Барлык  спортчылар Министрлыкның Мактау грамоталары белән  бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев