Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кышкы каникулларда балалар төп игътибарда

Быелның 11 аенда юлларда балалар катнашында 418 (былтыр 379) юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда 16 баланың гомере өзелде, 437 бала төрле дәрәҗә имгәнүләр алды

 

 

 

    Агымдагы елның 20 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән Саба районы территориясендә дә киң масштаблы “Кышкы каникуллар” дигән балалар катнашындагы юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәрелә.

Быелның 11 аенда юлларда балалар катнашында 418 (былтыр 379) юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда 16 баланың гомере өзелде, 437 бала төрле дәрәҗә имгәнүләр алды. Аеруча балаларны транспортта йөрткәндә килеп чыга торган аварияләр белән хәл киеренке тора. Агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләренә караганда, барлыгы 11 пассажир бала һәлак булды. Шуңа күрә, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү максатыннан, “Кышкы каникуллар”  чарасы вакытында балалар күп була торган урыннарда рейдлар үткәреләчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы яшь җәяүлеләр дә ЮХИДИ инспекторлары игътибарыннан читтә калмаячак.  Кагыйдәләрне бозу турындагы мәгълүматлар укучыларның уку урыннарына җибәреләчәк. Бу алга таба алар белән профилактик эш алып бару өчен кирәк. Полиция хезмәткәрләре районның мәгариф учреждениеләрендә укучылар һәм аларның әти-әниләре белән юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмәләр алып барачак,  автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда тематик лекцияләр уздырачак.

Көн кыскару, катлаулы һава шартларында  ЮХИДИнең район бүлекчәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларны аеруча игътибарлы һәм сак булырга, яктылык кайтаргыч элементлардан файдаланырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев