Кызыл-Мишәдә кое торгызылды
Авыл кешеләренең зур тырышлыгы нәтиҗәсендә башкарылган эш.
Кызыл-Мишә авылында иске коены торгызу буенча эшләр алып барылды. Коены ремонтлау теләген шушы авылда яшәүче Фарсил Әхмәтвәлиев белдерде. Аның теләген махсус хәрби операциядә хезмәт итеп яраланып кайткан Ленур Биктимеров хуплап алып, иганәчелек ярдәме күрсәтте. Нәтиҗәдә, Фарсил Әхмәтвәлиев, Ленур Биктимеров, Рәмис Гыйлманов бу эшне уңышлы гына башкарып чыктылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев