Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кызыл Мишәдә «Нәүрүз мөбәрәкбад» дигән театральләштерелгән программа

Көн саен язгы кояшның юмарт нурлары һәм чиста зәңгәр күк безнең кәефне күтәрә. Яз үз хокукларына керә. Ә аның белән бергә якты, язгы «Нәүрүз " бәйрәме дә килә. Нәүрүз бәйрәме никадәр күңелле булса, табигать кешеләргә шулкадәр юмарт булачак. Шуңа күрә бу көнне кешеләр рәхәтләнеп күңел ачалар, яз килүгә шатланалар, сыйлар әзерлиләр, кунакка йөрешәләр. Бу бәйрәм безнең авыл халкы өчен дә матур традициягә әверелде.

23 март көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән «Нәүрүз мөбәрәкбад» дигән театральләштерелгән программа үткәрелде. Нәүрүзбикә – Яз һәм Кыш Бабай бәйрәмнең төп персонажлары булдылар. Яз бәйрәме җырлар, биюләр, спорт ярышлары һәм күңелле уеннар белән дәвам итте. Чара ахырында барлык катнашучыларны учак ягып казанда пешерелгән кайнар «Карга боткасы» коймак, тәм-томнар һәм хуш исле чәй көтә иде.

Фото: http://rdk-saby.do.am

http://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев