Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ҮЛЕМ ЮЛЫН САЙЛАМА!

Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында нарко­манлыкның таралуы – зама­набызның иң куркыныч проб­лемаларның берсе. Элек аны «Көнбатыш чире» дип атасалар, хәзер бу афәт безгә дә килеп җитте.

Рәсми мәгълүматлардан кү­ренгәнчә, бүген республикада психоактив матдәләр кулланучылар, гомумән алганда алкоголизм, наркомания, токсикомания белән авыручы 50641 кеше исәпләнә. Шуның 40 процентын наркоманнар тәшкил итә. 2019 елның 1 июненә Саба районы буенча психоактив матдәләр кулланучы 14 кеше үзәк хастаханәдә учетта тора. Яшьләрнең күпчелеге ялгыш юлга наркотиклар турында берни дә белмәгәнлектән кереп китә. Наркотик матдәләр кешенең үз-үзен һәм тирә-юньне аңлау сәләтенә, кәефенә йогынты ясый, алар «наркомания» дигән психик авыру китереп чыгара, психоактив матдә организм өчен даими ихтыяҗга әйләнә. Наркотиклар кулланган кеше үз эченә бикләнә, үз проблемалары белән ул япа-ялгыз кала һәм аларны чишүнең бердәнбер юлы наркотик дип белә. Наркотиклар кулланган кешенең аппетиты кими яки киресенчә арта. Бигрәк тә ул баллы һәм камыр ризыгына «ябыша». Аларны тышкы кыяфәтләре дә таныта: эссе көндә дә озын җиңле күлмәк, кояш булмаганда да кояш күзлеге кия, күз бәбәге я артык зур, я артык кечкенә була, беләгендә укол эзләре күренә. Наркотикларга каршы нинди генә катгый чаралар кү­реп кенә уңышлы нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. Моның өчен һәркемнең аңында үз сәламәтлегенә карата ныклы фикере, кирәкмәгән матдәләрне кул­лануның нәрсәгә китерәчәге турында ачык күзаллавы булырга тиеш. Беркем дә үзен зарарлы матдәләр колына әйләндермәсен, үз теләге белән гомерен кыскартмасын иде!

Илшат Мортазин,

район үзәк хастаханәсе наркологы.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев