Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Лесхоз картлар-инвалидлар йортында тәрбияләнүче Мария Акманованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге мөдире Лилия Гайнетдинова, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин, Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты-интернаты директоры Рөстәм Равилин тәбрикләп, изге теләкләр җиткерделәр.

Акманова Мария Ивановна  Лесхоз картлар-инвалидлар  йортына   2017 елда Теләче районы  Үзәк бистәсеннән килеп урнаша. Гомер буе Ленин  исемендәге  тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында  сыер савучы булып эшли.  Гаилә кора, балалары юк. Интернатта яшәү дәверендә үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә.  Башкаларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы, аралашучан, хезмәт сөючән, яхшы күңелле булуы белән  аерылып тора.

Юбилярны котлыйбыз, сәламәтлек, имин көннәр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев