Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучылар укучылар белән бергә мәктәп территориясендә өмә үткәрделәр.
Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучылар укучылар белән бергә мәктәп биләмәсендә өмә үткәрделәр. Көзге яфраклардан, корыган үләннәрдән арындырдылар,тырмаладылар. Шулай ук биләмәгә туялар утыртылды, иске корыган агач ботаклары киселде. Саф һавада бергәләп эшләү, чистарту балаларга да, өлкәннәргә дә күңел канәгатьлелеге бирде, һәркем башкарган хезмәттән канәгать калды.





Нет комментариев