Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Лесхозда яшәүче Мария Шорникованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин тәбрикләде һәм иң изге теоәкләрен җиткерде.

  Шорникова Мария Васильевна 1930 елның 5 июлендә Кызыл-Йолдыз районы (хәзерге Мамадыш районы) Албай авылында туа. Биш балалы гаиләдә ул өченче бала булып туа.

Мария Васильевна үз авылында 4 класс белем ала. Алга таба укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый, сугыш башлана. Аңа бары 11 яшь. Бу вакытта бөтен авырлык балалар һәм хатын кызлар җилкәсенә төшә. Яшь булуына карамастан, ул олылар белән бергә бәрәңге киптереп крахмал ясау, кичләрен бияләй, оекбаш бәйләү һәм төрле колхоз эшләрендә катнаша. 1942 елның апрель аенда Теләче районы Субаш авылына әти-әниләре белән бергә күчеп китәләр. Сугыштан соң 1950 елда ул Кызыл-Йолдыз районының Котлы-Бүкәш мәктәбен бетереп, Сабай авылына мәктәпкә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә урнаша һәм Казан педагогия техникумына читтән торып укырга керә. 1953 елда Казан педагогия техникумын тәмамлый һәм дипломлы башлангыч сыйныф укытучысы була. 1951 елның 1 декабрендә Сабай авылы егетенә кияүгә чыга. 1955 елда Саба районы Лесхоз бистәсенә тормыш иптәше Миннемулла Шәрәфетдин улы белән күчеп киләләр. Алар өч малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Мария Васильевна Лесхозда алдан бер ел кичке мәктәп директоры булып, 1956 -1985 елларда Лесхоз балалар бакчасында тәрбияче булып эшли һәм лаеклы ялга чыга. Эшләү дәверендә бик күп мактау кәгазьләре һәм грамоталар белән бүләкләнә.

Хезмәтен югары бәяләп “Хезмәт ветераны” исеме, “Бөек Җиңүгә 30 ел”, “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел” , «Бөек Җиңүгә 60 ел», «Бөек Җиңүгә 65 ел», «Бөек Җиңүгә 70 ел» медальләре белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә Мария Василий кызы Лесхоз бистәсендә яши. Аның хәлен килене һәм оныклары һәрдаим белеп торалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев